Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:65 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Аграр көллияттә кунакта 27.03.2019

Каникул планы нигезендә, Саба аграр көллияте, укучыларны үзенең эшчәнлеге белән таныштырды.Шекше төп мәктәбенең 8 сыйныф укучылары, әти-әниләре белән берлектә көллияткә экскурсиягә бардылар.Очрашу, танышу укучыларга бик ошады.
-
А.Каримуллин исемендәге конференция 27.03.2019

Бүген, ягъни 27 нче март көнне күренекле галим, тел белгече Ә. Кәримуллин исемендәге республикакүләм V фәнни - гамәли конференция булып үтте. Әлеге конференциядә мәктәбебез укучылары актив катнашты. Татар филологиясе" секциясендә 9 нчы сыйныф укучысы Газиянова Эльвира ПРИЗЁР булды. Котлыйбыз(җитәкчесе Зәйнәгыева З. Ф)
Сегодня, 27 марта, прошла V Республиканская научно - практическая конференция имени А. Каримуллина Учащиеся нашей школы приняли активное участие в этой конференции. Ученица 9 класса Газиянова Эльвира стала призером секции "Татарская филология". Поздравляем(руководитель Зайнагиева З. Р.).
-
Укытучылар арасында волейбол ярышы 25.03.2019

Бүген Эзмә урта мәктәбендә укытучылар арасында волейбол буенча зона ярышы булды. Әлеге ярышта Явлаштау, Шәмәрдән, Эзмә,Шекше, Курсабаш командалары катнашты.
-
Иҗат- отчет концерты 24.03.2019

Шекше төп мәктәбе коллективы авыл җирлеге белән берлектә, иҗат- отчет концертында катнашты.
Коллектив Шикшинской основной школы совместно с сельским поселением принял участие в музыкально - отчетном концерте.
-
Конференциядә 23.03.2019

Кукмара районы Ядегәр урта мәктәбендә узган III Республикакүләм "Эзләнүләр аша камиллеккә" дип исемләнгән Габдулхак Каюмов фәнни-гамәли конференциясендә катнашып Зәйнәгыева Азалия (җитәкчесе Гыйбадуллина Р.Х.) лауреат дипломына ия булды.
-
Котлыйбыз! 23.03.2019

Безнең укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз Кукмарада узган III Республикакүләм "Туган җир сулышы" дип исемләнгән конференциядә катнашып призлы урыннарга ия булдылар. 5 нче сыйныф укучысы Гыйбадуллина Камилә (җитәкчесе Гыйбадуллина Р.Х) "Автор шигырьләре номинациясендә 1 нче урын алып грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде. Шулай ук 5 нче сыйныфтан Хатыйпова Диләрә (җитәкчесе Мәхмүтова Г.З.) "Төбәкне таныткан һөнәрләр" номинациясендә 2 нче урынга ия булды. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйбадуллина Р.Х. "Мастер-класс" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде. Котлыйбыз сезне!
-
Нәүруз -язгы бәйрәм! 22.03.2019

Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр,рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Шекше төп мәктәбе,авыл җирлеге белән берлектә "Хуш киләсең Нәүрүз!" дигән бәйрәм үткәрде.
-
Аҗаган-2019 22.03.2019

Шекше төп мәктәбе укучылары "Аҗаган-2019" уеннарының район этабында катнашып, каек (челночный бег) йөгерүдә 1 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Ханнанов И.Ф. Котлыйбыз сезне!
-
"Илһам" конкурсы 21.03.2019

Ел саен үткәрелә торган республикакүләм "Илһам" яшь язучылар бәйгесендә катнашу, 9нчы сыйныф укучысы Хафизова Зәринәгә (җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф.) зур куаныч булды. Алга таба да уңышлар сиңа Зәринә!
-
Әти-әниләр җыелышы 20.03.2019

Шекше төп мәктәбендә 3нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы булды. Көн тәртибе буенча, Саба районы ГИБДД инспекторлары Насибуллин И.Д., Ягафарова Г.Н. ата-аналарны юл йөрү кагыйдәләре, машинада балалар өчен кресло таләпләре, утяктырткыч элементлары, штраф төрләре һәм башка күп төрле закон-кагыйдәләрне аңлатып үттеләр. Шулай ук ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр. Фельдшер Абдрахманова Г ның "Прививкалар һәм демографик хәл" турындагы чыгышы да бик эчтәлекле булды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Мәхмүтова Г.З. 3 нче чирек нәтиҗәләре, алда торган ВПРның нинди тәртиптә үтәчәге белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мирзегәләмова Г.Б. балаларның тәртибенә, үз-үзләрен тотышына игътибарлы булырга чакырды. 71 нче номерлы закон белән кабаттан таныштырды.











