Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:65 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Шахмат буенча чемпионат 19.11.2018

15.11-19.11 көннәрендә Саба районы шахмат командасы Казан шәһәрендә чемпионатта катнашты. Команда составында Шекше төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Фаваризова Ралинә дә уйнады. Нәтиҗәдә, 12 команда арасында алар 2 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
-
"Без сайлыйсы юл!" 19.11.2018

19 ноябрь көнне Шекше төп мәктәбе укучылары "Без сайлыйсы юл" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Алар Саба районы оешмаларына экскурсия ясадылар. Төрле һөнәр ияләре белән очрашу бик файдалы булды.
-
"Кэс-баскет" ярышы 17.11.2018

17 нче ноябрь көнне, Шекше төп мәктәбе егетләре, Килдебәк урта мәктәбендә "Кэс-баскет" ярышында катнашып кайттылар.
-
Казанга сәяхәт! 16.11.2018

16 ноябрь көнне Шекше төп мәктәбеннән 8 укучы Казан шәһәрендә "Ворлд Скилс" һәм "Россия-минем тарихым" күргәзмәләрендә булып кайттылар.
-
"Кэс-баскет" ярышы 15.11.2018

15 ноябрь көнне Шекше мәктәбенең 2001-2006 нчы елгы кызлары Явлаштау урта мәктәбендә "Кэс-баскет" ярышында көч сынашты. Нәтиҗәдә 2нче урын алып алдагы турга үттеләр. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
-
Авыл клубында цирк! 14.11.2018

14 ноябрь көнне авыл клубы сәхнәсендә "Ижевский цирк" чыгыш ясады. Укучыларга тамаша бик ошады.
-
"Кэс-баскет" ярышы 13.11.2018

13 ноябрь көнне Явлаштау урта мәктәбендә,2001-2006 нчы елгы малайлар арасында, "Кэс-баскет" ярышы булды. Шекше төп мәктәбе укучылары бу турда 2нче урынга лаек булдылар һәм II турга үттеләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Казанга сәяхәт 30.10.2018

30 октябрь көнне безнең мәктәп укучысы Гыйбадуллина Камилә, "Будет чисто" конкурсының республика этабында катнашып кайтты.
-
Шашка ярышы 27.10.2018

27 октябрь көнне Шекше төп мәктәбендә шашка буенча зона ярышы үтте. Ярышта Явлаштау урта мәктәбе, Иштуган урта мәктәбе, Эзмә урта мәктәбе, Корсабаш төп мәктәбе, Шекше төп мәктәбе укучылары катнашты. Нәтиҗәдә Явлаштау урта мәктәбе 1 нче, Корсабаш төп мәктәбе 2 нче урынны алды.
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсы 26.10.2018

Республика белем бирү учреждениеләренең әти-әниләр комитетлары арасында үзенчәлекле конкурс старт алды. "Тату сыйныф серләре" дип аталган әлеге конкурсның мәктәп этабы тәмамланды. 26 нчы октябрь көнне Шекше төп мәктәбендә муниципаль этапның зона туры башланды. Бу зонада Явлаштау , Иштуган урта мәктәпләре , Корсабаш төп мәктәбе, һәм әлбәттә Шекше төп мәктәбе көч сынашты. Конкурс 2 турдан торды, килгән мәктәпләр бик матур чыгыш күрсәттеләр. Нәтиҗәдә һәр мәктәпкә, төрле номинациядә җиңүче грамотасы тапшырылды.











