Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:65 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Тел дигән дәрья бар.. 19.02.2016

19 февраль көнне мәктәбебездә Халыкара Туган тел көненә багышланган чаралар башланып китте. Татар теле укытучысы Зәйнәгыева З. Ф. 6 нчы сыйныфлар белән “Тел дигән дәрья бар..” дигән темага КВН үткәрде. Укучылар “Сузыклар” һәм “Тартыклар” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Чаңгы ярышы 19.02.2016

18 февраль көнне хәрби-патриотик айлыгы һәм физкультура атналыгы кысаларында башлангыч класслар арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Малайлар арасында 1 урын Мирзегалямов Айзат, 2 урын Сафин Сәйдәш, 3 урын Мирзегалямов Таһир, кызлар арасында 1 урын Зәйниева Рәзинә, 2 урын Галиева Исламия, 3 урын Сафина Алинә яулады.
-
Батырлык дәресләре. 17.02.2016

17нче февраль көнне мәктәптә Бөтенроссия “Кайнар йөрәк” иҗтимагый – дәүләт инициативасына багышлап Батырлык дәресләре үткәрелде.
-
Теннис ярышы 16.02.2016

16 февраль көнне хәрби-патриотик айлыгы һәм физкультура атналыгы кысаларында теннис ярышы үткәрелде. 1 урынны Галимуллин Булат, 2 урынны Галимов Айтуган, 3 урынны Гилязетдинов Зәнил яулады. Аларны котлыйбыз!
-
15 февраль - Интернационалист сугышчыларны искә алу көне 15.02.2016

4 классларда, Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу, укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан, класс сәгате үткәрелде. Бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган абыйларга тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, класс сәгатенә йомгак ясалды.
-
«Һәр көн игелек эшлә!» 15.02.2016

Районда игълан ителгән “Янәшәдә ветеран яши” акциясе кысаларында 15 февраль көнне 5 классы укучылары педагог-оештыручы Габделхакова Г.Р белән берлектә тыл ветераны Газизова Әминә апа белән «Хәтер дәресе» үткәрделәр. Әминә апа сугыш вакыйгалары турында сөйләде, үзенең фотоларын күрсәтте, истәлекләр белән таныштырды һәм укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Тырышып укырга, илебезне сакларга кушты.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 15.02.2016

Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, талантлы шагыйрь, каһарман шәхес Муса Җәлилнең ттуына 110 ел тулуга багышлап, мәктәп китапханәсендә "Истә синең якты гомерең" дигән күргәзмә оештырылды.
-
15 февраль - Интернационалист сугышчыларны искә алу көне 15.02.2016

Әдәбият дәресендә 8 класс укучылары (укытучы Зәйнәгыева З.Ф) 15 февраль -Интернационалист сугышчыларны искә алу көне уңаеннан, “Саба таңнары” газетасында чыккан Фәнил Мәүлетовның “ Хәтерләрдә упкын бар” мәкаләсеннән күрше авыл егете Мөнир Газизуллинның батырлыгы турында укып таныштылар. Әлеге дәрестән соң, укучыларда Мөнир абыйлары белән очрашып сөйләшү теләге уянды.
-
Әлифба бәйрәмендә 13.02.2016

13 февраль көнне 1 класс укучылары (җит.Ханнанова А.С.) "Әлифба" бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Чаңгы юлы-2016" 13.02.2016

13 февраль көнне Шекше авыл җирлегендә узган "Чаңгы юлы - 2016" ярышларында безнең мәктәпнең 2-9 сыйныф укучылары, укытучылар,техник хезмәткәрләр актив катнашты. Шундый матур кояшлы көндә узган бу чара һәркемнең кәефен күтәрде. Ярыштан соң җиңүчеләр билгеләнде, мәктәбебез директоры Зәйнәгыев Н.М җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм Грамоталар тапшырды.











