Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
"Шатлык"та 6 нчы көн 06.06.2023

Укучыларыбыз бүген "Изгеләр" чишмәсенә сәяхәт кылдылар. ТИН фәннәре укытучысы Биктимиров А.Г. сулыклардагы куркынычсызлык турында сөйләде. Суда батучыга ярдәм күрсәтү буенча практик эш күрсәтелде, укучылар үзләре дә эшләп карадылар.
-
"Шатлык"та 5 нче көн 05.06.2023

Көнебез саф һавада физик күнегүләр ясаудан башланды.Иртәнге аштан соң "Без коррупциягә каршы" темасына рәсемнәр ясалды. Көндезге аштан соң "Юлда булсаң,бул өлгер" дип аталган чара уздырылды. Чарада полициянең участок уполномоченные Гатин Марат Мурсалим улы катнашты. Укучыларга тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты.
-
"Беренчеләр хәрәкәте" көне 04.06.2023

Бүгенге көнебез "Беренчеләр хәрәкәте"нә багышланды. Лагерьга йөрүче укучылар алдында район слетына барган укучыларыбыз чыгыш ясады. Яңа балалар хәрәкәте турында укучылар белән әңгәмә оештырылды. Әлеге темага асфальтта рәсем ясау укучыларның күңеленә хуш килде. Чара "Беренчеләр хәрәкәте"нең флешмобы белән тәмамланды.
-
"Шатлык"та 3 нче көн 03.06.2023

Иртәнге линейкадан соң, укучылар маршрут буенча шөгыльләргә таралды. "Авиамоделирование" түгәрәгендә ракета ясадылар."Яшь рәссам" шөгылендә табигать күренешләре кәгазьггә төшерелде."Көчле звено" уенында зирәк отрядлар ачыкланды. Җиңүче булып 4 отряд танылды.
-
Хезмәт һәм ял лагере 03.06.2023

Хезмәт һәм ял лагере укучылары бакчадагы барлык эшләрне җиренә җиткереп башкаралар. Эшләгәннән соң план буенча чараларда катнашалар
-
"Шатлык"та 2нче көн 02.06.2023

"Шатлык" ның икенче көне "Сәяхәт көне" булды.Укучыларыбыз "Нарат" боз сараена сәяхәт кылдылар. "Күңелле стартлар" уенында үзара көч сынаштылар. Икенче отряд бу уенда җиңү яулады.
-
Балалар өчен Сабантуй бәйрәме 01.06.2023

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм җыр-бию, халкыбызның милли уеннары белән үрелеп барды. Бөтен укучылар актив катнашты, бер кеше дә читтә калмады.
-
"Шатлык"та 1нче көн 01.06.2023

1 июньнән мәктәбебездә 40 балага исәпләнгән "Шатлык" ял лагере,7 бала өчен хезмәт лагере эшли башлады. Укучыларның яллары файдалы һәм кызыклы үтә.
-
Родительский контроль за качеством питания 29.05.2023

Комиссия родительского контроля за качеством питания обучающихся 29 мая провела рейд в школьную столовую. В период проверки изучалась необходимая документация, были сняты пробы, проведено контрольное взвешивание отпускаемых блюд, проверено соответствие количества отпускаемых блюд количеству питающихся учеников, проведен визуальный осмотр пищеблока. Комиссия решила считать организацию питания в МБОУ«Тимершикская СОШ» соответствующей требованиям СанПиН.
-
"Соңгы звонок" 23.05.2023

Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.



















