Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Туган телем-иркә гөлем 15.02.2019

Февраль ае , истәлекле даталарга бай ай. 15февраль-татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне, 21 февраль-Х алыкара туган тел көне.Шушы уңайдан мәктәбебездә туган телебез дип янып йөрүче, телебезне өйрәнүче галимнәребез кунакта булдылар. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгендә фәнни хезмәткәр,филология фәннәре кандидаты -Насыйбуллина Нуридә Шайкулла кызы, лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәр,филология фәннәре кандидаты- Таһирова Фәридә Инсан кызы, текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре-Фәйзуллина Фәния Галимулла кызы белән очрашу җылы, эшлекле атмосферада үтте. Алар укучыларга институт , үзләренең эшчәнлекләре, киләчәккә планнары, тел мәсьәләсе хакында фикерләре белән уртаклаштылар, әҗгәмә барышында туган сорауларга җаваплар бирделәр. Мәктәп китапханәсенә фәнни китаплар, сүзлекләр бүләк иттеләр. Очрашу туган тел, М.Җәлилнең шигырьләре, җыр-бию белән үрелеп барды.
-
Хәрби-патриотик айлык 02.02.2019

Тимершык урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык башланды. Айлык план нигезендә сыйныфлар арасында футбол уеннарына старт бирелде.
-
Котлыйбыз!! 01.02.2019

11 нче сыйныф укучысы Исмәгыйлева Диләрә, 7 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Айлия татар әдәбиятыннан Республикакүләм олимпиадада катнаштылар. Хаҗиева Айлия призер дәрәҗәсенә иреште. Укытучысы: Минсылу Фәнәвиевна. Котлыйбыз!
-
Лениградская блокада 01.02.2019

-
"Отцовский патруль.Мы ГоТОвы!" 19.01.2019

"Отцовский патруль.Мы ГоТОвы!" акциясендә Биктимировлар гаиләсе катнашты һәм 3 нче урынга лаек булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
" Путь к Олимпу" 18.01.2019

Давлитов Баязит, ученик 7 класса, стал призером республиканской олимпиады по математике «Путь к олимпу». Выражаем огромную благодарность учителю математики за подготовку призера республиканской олимпиады Валиевой Ландыш Аглямзяновне! Поздравляем! Молодцы!
-
Лагерь 7 нче көн 31.12.2018

Лагерь белән саубуллашыр чак та җитте. Укучылар лагерь ябылышына матур концерт номерлары күрсәттеләр. Көннең икенче яртысында футбол, "Күңелле стартлар" уеннары уздырылды. Һәркем уеннан канәгать калды.
-
Лагерь 6 нчы көн 30.12.2018

Лагерь иртәсе иртәнге гимнастика белән башланды. "Хореография" түгәрәге эшчәнлегендә бию өйрәнделәр. "Әкияттә-кунакта" уен-бәйгесендә ике команда катнашты. Әлеге бәйгедә укучыларның әкиятләрне әйбәт белүләре ачыкланды, көчләр тигез булды. Саф һавада уеннар да укучыларга бик ошады.
-
Лагерь 5 нче көн 29.12.2018

-
Хуш киләсең, Яңа Ел !!! 29.12.2018

Мәктәптә бик матур Яңа Ел бәйрәмнәре булып узды. Бәйрәм уку алдынгыларын, олимпиадада уңышларга ирешкән укучыларны котлау белән башланып китте.Аларга мәктәп дирекциясе тарафыннан грамота, әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Олимпиадада быелгы уку елында 18 урыныбыз бар. 7 нче сыйныф укучысы Давлитов Баязитның 8 урыны булды, аңа республика этабында да зур уңышлар телибез.Бәйрәм җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды.Кыш Бабай , Кар Кызының килүе бәйрәмне тагын да ямьләндерде.Яңа Ел барыбызга да уңышлар гына китерсен!!



















