Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Мәктәп укытучыларының VI Бөтенхалык Фестивале 11.08.2015

9 нчы августта КФУ ның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының VI Бөтенхалык Фестивале эшен башлады.
10 нчы август көнне безнең мәктәптән математика укытучысы Михайлова Нурия Альхамовна әлеге фестивальдә катнашты. Ул "Применение математики для решения задачи следования робота по линии" мастер-классында эшләде. Шулай ук "Способы работы учителя с пониманием текста: развиваем базовые знания" темасы буенча үткән мастер-классның эшендә катнашты. Укытучы фестивальдән уңай тәэсирләр алып кайтты.
-
ИПО КФУ 23.07.2015

-
"Үз мәктәбеңә булыш!"
15.07.2015
Хөрмәтле дуслар!
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алган "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе дәвам итә.
Тәүге тапкыр хәреф танырга өйрәткән, белем биргән, дуслар табарга ярдәм иткән туган мәктәбенә һәркем ярдәм кулы суза ала. Район мәктәпләрендә заманча шартлар тудыруга өлеш кертү көчебездән килә торган эш. Сезне әлеге акциядә катнашырга чакырабыз.
Тимершык урта мәктәбе администрациясе.
-
Лагерьның соңгы көне!!! 25.06.2015

Лагерьның 21нче көне.
Бүген - иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе. Бер үк вакытта күңелле дә, моңсу да көн – лагерьның соңгы көне. Иртәдән үк балалар нәрсәдер яздылар, кабатладылар, ятладылар... Алар лагерь ябылышына багышланган концертка әзерләнделәр. Кемдер сценария язды, кемдер бию кабатлады, ә кемдер шигырь ятлады, кайберәүләр җыр башкарыр өчен көй эзләде. Көннең беренче яртысы шуның белән үтте. Икенче яртысында концерт булды. Шулай югары нотада “Шатлык” ял һәм сәламәтләндерү лагеры быелгы сменасын тәмамлады.
-
Лагерьның 20 нче көне! 24.06.2015

Бүген - лагерьның 20 нче көне! Балалар шатланып лагерьга килделәр. Көн матур гына башланып китте, иртәнге зарядка, витаминга бай иртәнге аш... Бүген "Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагерында ГТО нормалары тапшыру буенча фестиваль үткәрелде. Балалар бик шатландылар, физрук Альберт абыйлары Гыйльмуллович эшне бик оешкан төстә алып барды. Фестиваль әле иртәгә дә дәвам итә. Ә көннең икенче яртысында Тимершык мәдәният йортына экскурсиягә бардык. Китапханәдә булдык, сәхнәгә менеп, шигырьләр, җырлар җырладык. Бүгенге көн дә матур, нәтиҗәле үтте. Иң мөһим: балаларга ошады, күңелле мизгелләр әле күңелләрендә озак сакланыр!
-
Лагерьның 19 нчы көне! 23.06.2015

Бүген - лагерьның 19 нчы көне! Көн гадәтенчә башланды, физрук Альберт абыйлары Гыйльмуллович балаларга музыкаль зарядка ясатты. "Мин сәламәт тормыш сайлыйм!" акциясе барышында балалар начар гадәтләрне үз итмәскә, спорт белән шөгыльләнергә кирәклекне рәсемнәрдә чагылдырдылар, шигырьләр иҗат иттеләр. Соңыннан флэшмоб биюен башкардылар, хәрәкәттә бәрәкәт дигәндәй, рәхәтләнеп биеделәр, спорт мәйданчыкларында шөгыльләнделәр. Витаминга бай көндезге аш ашадылар. Көннең икенче яртысында, табигатькә бай Тимершык авылына соклана-соклана, Әрәкә чишмәсенә экскурсия ясалды. Чишмә биләмәсен чүп-чардан арындырып, изгелек эшләдек. Лагерьның 19 нчы көне дә менә шулай күңелле мизгелләре белән үтеп тә китте. Җәйге ялның тагы бер көне балалар күңеленә матур хатирәләре белән кереп калды. Афәрин, балалар!
-
Лагерьның 18 нче көне! 22.06.2015

Хезмәт һәм ял лагеры бүген үз эшен тәмамлады. 18 көн буена балалар мәктәп биләмәсендә армый-талмый эшләделәр, физрук Шамил абыйлары Шакиров күңелле спорт уеннары уйнатты, балалар әйдаманнар белән Тимершык авылының бай, матур табигать кочагына, Кызыл-Мишә, Миңгәр авылларына экскурсиягә бардылар. Гомумән, балалар өчен ял һәм хезмәт аралаштырылды, алар шулай ук сәламәтлекләрен дә ныгыттылар. 18 көн буена балалар белән эшләгән әйдаманнарга: Миннеханова М.Ф., Шакирова Г.Х., Биктимирова Э.Г., физрук Шакиров Ш.Х., лагерь эшен нәтиҗәле оештырган өчен начальнигы Якупова Лилия Римгилевнага, пешекчеләргә, техник хезмәткәрләргә дирекция исеменнән зур рәхмәт.
-
Лагерьның 17 нче көне! 20.06.2015

Көн артыннан көн үтә, Лагерьның күңелле көннәре дәвам итә. Иртәнге зарядка, линейкадан соң, балалар витаминга бай иртәнге аш ашадылар. Көннең беренче яртысында "Күңелле стартлар" уенын Альберт абыйлары Гильмуллович бик нәтиҗәле итеп оештырды. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" ди халкым, спорт уеныннан соң, күңелләрендә дәрт уяна. Балалар тагы матур бию көйләренә биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. "Табигатьне беләсеңме?" дип исемләнгән викторинада һәркем булдыра алганча җавап бирергә омтылды. Бу да - уңай күренеш. Көндезге аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнатылды, аны аеруча ярата балалар. Хезмәт һәм ял лагерына йөрүче балалар өчен физрук Шамил Хәсәнович волейбол ярышы үткәрде. Менә шулай тагы бер көн үтеп тә китте. Шунысы куандыра, балалар өчен күңелле һәм җанлы үтте ул! Әйдаманнарга, физрукларга зур рәхмәт!
-
Лагерьның 15 нче көне! 19.06.2015

Лагерь дәвам итә... 15 нче көне дә гадәтенчә башланды. План нигезендә биология укытучысы Энҗе Әнәсовна балалар белән экологик акция үткәрде. Укучылар акция барышында табигатьне саклау буенча рәсемнәр иҗат иттеләр, аны якладылар. Көннең икенче яртысында Тимершык авылы мәчетенә экскурсиягә бардылар. Бүген дә балалар рәхәтләнеп футбол уйнадылар. Көн нәтиҗәле үтте.
-
Лагерьның 14 нче көне! 17.06.2015

Кояшлы, матур иртә. Тимершык урта мәктәбе балаларның шат авазларыннан яңгырап тора. Зарядкадан соң, витаминга бай иртәнге аш ашадылар. Инглиз теле түгәрәген Зилә апалары Бәшировна мавыктыргыч итеп алып барды. Түгәрәктән соң, сәламәтлек турында сөйләштеләр, спорт мәйданчыгында шөгыльләнделәр. Бүгенге көн балык тотарга бару белән бик кызыклы булды. Алдан ук әзерләнеп килгәннәр, Мишә буенда кармак салдылар да, балык килгәнне көтә башладылар. Хезмәт һәм ял лагерына йөрүче абый-апалары концерт куйдылар. Бүгенге көн дә бик мавыктыргыч үтте. Афәрин, укучылар!.



















