МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
"Мэдэният йортында" 31.01.2015

Зурлар төркеме балалары бик теләп мәдәният йортына сәяхәткә баралар.Алар анда мавыктыргыч мультфильмнар, курчак театрлары карый алалар.
Сәяхәт барышында балалар спорт залда, концерт залында, методик кабинетларда булдылар.Кайбер балалар шашка, шахмат , теннис уйнадылар.Зур кызыксыну белән уен коралларын карадылар.
Мәдәният йорты балалар күңелендә онытылмаслык булып калды.Балалар бик канәгать булып калдылар.
-
"Библиотекага сэяхэт" 24.01.2015

Бу атна "Хонэрлэр" атналыгы булды.Балалар белэн торле хонэр иялэре турында сойлэштек, рэсемнэр ясадык, табышмакларга жаваплар таптык.Йомгаклау чарасы итеп библиотекага сэяхэткэ бардык.Китапханэче Загидуллина Вэсимэ апалары китапханэ кагыйдэлэре белэн таныштырды.Китапларнын ничек тезелулэре турында сойлэде.Балаларны яна китаплар белэн таныштырды.Балалар, әгәр сезгә берәр китап кирәк булса- китапханәгә рәхим итегез! Монда язучыларга, рәссамчыларга багышланган китап күргәзмәләре дә оештырыла дип балаларны озатып калды.
-
КВН 17.01.2015

Бу атна юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү атналыгы булды.Атна буе бакчабызда балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәре киңәйтелде. Рәсемнәр ясалды, презентацияләр каралды.Йомгаклау чарасы итеп юл йөрү кагыйдәләренә багышланган КВН үткәрелде.
Озын агайның өч күзе:
Кызыл, сары, яшел ут.
Икесе сүнеп торганда,
Берсе яна шунда ук.
Юл аша чыкканда, һәркем
Карый шушы күзләргә.
Һәрбер күзнең - үз фәрманы,
Һич кирәкми сүзләр дә.
Сары күз янса-"Көтеп тор"!
"Тукта!"- кызыл янганда.
"Тизрәк бул, алга атла!"
Яшел күз елмайганда.
-
Бүләкләү. 17.01.2015

КВН да җиңүче дип Файзрахманов Рамил танылды. Рамилгә алга таба да уңышлар телибез.!
-
Кошлар ашату. 16.01.2015

Менә кошлар очып килер җимлеккә.
Әй , сөенер алар анда җим күпкә.
Әй, чукырлар алар җимне җимлектән.
Сөенешеп тыпырдарлар җимлектә.
-
Чаңгы шуабыз. 14.01.2015

Ап- ак тун киеп , кыш килде,
Яфрак- яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана , тимераяк-
Безнең иң якын дуслар.-
-
Искечә яңа елны каршылыйбыз! 13.01.2015

Төрле-төрле утлар яна,
Без уйныйбыз, әйләнеп.
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.
-
"Гномнар" 13.01.2015

Без биибез тыпыр- тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.
-
Бәйрәмнең күңелле мизгелләре. 13.01.2015

-
Биергә яратабыз! 13.01.2015

Сез дә безгә кушылыгыз-
Без шатлык таратабыз.
Тирә- якны яңгыратып
Биергә яратабыз.








