муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Белем бәйрәме. 01.09.2019

1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген һәр бала көтеп алган яңа уку елы башланды. Мәктәп укучыларның шат авазына күмелде. Бәйрәмдә кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, әти-әниләр,укытучылар, килгән кунаклар катнашты. Мәктәбебез бусагасын тәүге тапкыр 5 укучы атлап керделәр. Яңа уку елы барыбызга да уңышлар, яңа җиңүләр алып килсен. Хәерле сәгатьтә!
Яңгырый бүген һэр төбәктә
Көмеш кыңгырау чыны
Мәктәпләргә рәхим ит,әйдә,
Өр-яңа уку елы.
-
День психологической помощи 06.06.2019
6 июня т.г. в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан (г. Казань, ул.Карла Маркса, д. 61) пройдет День психологической помощи. В рамках данного мероприятия взрослые и дети конфиденциальной обстановке смогут пообщаться профессиональными психологами на волнующие их темы, в том числе детско-родительских отношений, отношений со сверстниками, конфликтов в подростковой среде, и по другим «детским» вопросам (проблемам) психологического плана, получить профессиональную консультацию и Учитывая специфику мероприятия, и в целях продуктивной работы со специалистом-психологом гражданам, желающим принять участие в нем необходимо предварительно записаться по телефону: (843) 236-61-64. -
Экскурсиядә 28.05.2019

Әйләнә-тирә белән танышу, андагы гүзәллекне, терек һәм терек булмаган табигатьне күзәтү максатыннан бу көннәрдә мәктәбебез укучылары экскурсиягә чыктылар.
-
ХУШ, БАШЛАНГЫЧ! 27.05.2019

Хуш, мәктәбем!-диеп әйтмәсәк тә,
Китмәсәк тә төрле тарафка-
Күңелләр буш. Моңсу. Яңа бүлмә. Күчеш. Урнашу.
Иң авыры бүген безгә-
Укытучың белән хушлашу.
-
Соңгы кыңгырау-2019 25.05.2019

25 нче май көнне мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Укучыларыбызны район администрациясеннән, мәгариф идарәсеннән, авыл җирлегеннән килгән җитәкчеләр бәйрәм белән котлап, алдагы тормышларында уңышлар теләде. Бүген 11 нче сыйныф укучылары олы тормышка аяк баса. Ә олы тормышка юл, әлбәттә, мәктәптән башлана. Уңышлар, сезгә укучылар!
Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..Ак юл сезгә,чыгарылыш сыйныф укучылары!
-
Су моделләре буенча ачык беренчелектә уңышлар 20.05.2019

19 май көнне Казан шәһәрендә су моделләре буенча ачык беренчелек үтте. Әлеге ярышта безнең мәктәптән Загриев Солтан, Хабибуллин Рамазан, Шайхуллин Илҗфар катнашты. F3E һәм эко мини классларында уңышлы чыгыш ясап, Шайхуллин Ильфар 3 урын яулады. Җитәкчеләре Имамиев И.И.
-
"Серле каләм" иҗат бәйгесе. 20.05.2019

В.Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" иҗат бәйгесендә укучыларыбыз Муллагалиева Ләйлә һәм Муллагалиева Ләйсән актив катнашып, дипломнарга ия булдылар.
-
Бөек җиңү бәйрәменә багышланган митинг 08.05.2019

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бүген укучыларыбыз "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, тантаналы рәвештә авыл уртасындагы һәйкәл янына килделәр. Биредә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрелде, сугыштан кайтмый калганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Митингка килгән кунаклар ветераннарны бәйрәм белән котладылар, илебез күгенең һәрчак аяз, тыныч булуын теләделәр. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында дәвам итте.
-
«круглый стол» на тему “Как создать правильный пароль” 06.05.2019

«Круглый стол» на тему “Как создать правильный пароль”
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләренә зират кылу 30.04.2019

Бүген мәктәбебез укучылары, Закиров Д.Р. белән берлектә авылыбыз зиратында җирләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләренә Георгий лентасын тагу оештырдылар.









