муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Һәйкәл" акциясе 27.04.2015

-
Агач утырту көне 25.04.2015

25 апрель - агач утырту көне уңаеннан, мәктәп территориясендә агач утырту өмәсе үткәрдек. Нарат, каен, миләш үсентеләре утыртылды.
- Туган көнең белән, Тукай! 24.04.2015
-
Кызыклы очрашу 22.04.2015

Бүген "Ялкын" журналын нәшер итүчеләр безгә кунакка килделәр. Баш мөхәррир Йолдыз Миңнуллина, әдәби мөхәррир Ләйсән Фәйзуллина, бүлек мөхәррире Искәндәр Хәбибуллин журналның тарихы, эчтәлеге, бүгенге көндәге яңалыклары, киләчәккә планнары белән таныштырдылар. Укучыларның сорауларына бик теләп җаваплар бирделәр. Кызыклы очрашу вакытында укучылар белән әдәби бәйге дә оештырылды.
-
"Нур" драма коллективының уңышы
18.04.2015
17 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә XV "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" балалар иҗаты фестиваль - конкурсының "Театр һәм фольклор" номинациясе үткәрелде. Әлеге конкурста 1-2 нче сыйныф укучылары "Авылым чишмәләре" чыгышы, "Нур" драма коллективы "Казан егетләре" спектакленнән өзек белән катнаштылар. "Нур" драма коллективы III урынга лаек булды. Җиңүчеләрне һәм җитәкчеләре Зөһрә Рәхмәтулловнаны җиңүләре белән котлыйбыз!!! Молодцы!!!
-
4 нче класста проект эше 17.04.2015

4 нче сыйныф укучыларының мониторинг эшләре дәвам итә. Бүген алар "Җир турында без нәрсәләр беләбез?" дигән темага проект эшләделәр. экспертлар алдында үзләренең эшләрен якладылар.
-
"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" фестивалендә I урын 15.04.2015

Бүген Балалар иҗат үзәгендә XV "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" балалар иҗаты фестиваль - конкурсының "Вокал" номинациясе үткәрелде. Әлеге конкурста мәктәбебез укучылары актив катнаштылар. "Тамчы" вокал ансамбле (1 нче сыйныф укучылары Чулпан, Язилә, Иделия, Нәфисә, Адилә) I урынга лаек булды. Кызларны һәм җитәкчеләре Илмир Илфатовичны җиңүләре белән котлыйбыз!!! Молодцы!!!
-
12 апрель - Космонавтика көне. 13.04.2015

Космонавтика көне уңаеннан рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста 1-6 нчы сыйныф укучылары актив катнаштылар. 1 нче сыйныф укучысы Хабибуллин Рамазанның рәсеме 1 нче урынга лаек дип табылды. Линейкада 8 нче сыйныф укучылары "Кеше галәмдә" дигән темага чыгыш ясадылар.
-
Кызыклы тәҗрибәләр. 10.04.2015

Физика-информатика атналыгы дәвам итә. Физика укытучылары Гарифуллин Р.Н. һәм Нуриева А.М. укучыларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр. Тәҗрибәләрнең серен укучылар аңлатып күрсәттеләр. Бу чарадан соң, һәр укучы физиканы белүнең тормышта никадәр дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлагандыр, мөгаен.
-
Күңелле информатика 07.04.2015

Физика-информатика атналыгы кысаларында информатика укытучысы Загриева Гөлнар Гәрәйшевна "Күңелле информатика" дигән уен үткәрде. Уенда 8-9 нчы сыйныф укучылары "Inform" һәм "Яшь программистлар" коамндаларына бүленеп көч сынаштылар. 33:38 исәбе белән "Inform" командасы җиңүгә иреште.









