Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Новости
7 апрель - Бөтендөнья cәламәтлек көне
Опубликовано: 09.04.20127 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Юлбат мәктәбендә 9 апрель- Сәламәтлек көне дип билгеләнде. Мәктәп дирекциясе тарафыннан аерым приказ чыгарылып коллективка җиткерелде. Сәламәтлек көне план нигезендә алып барылды. Укучылар, укытучылар, барлык хезмәткәрләр дә бу көнне мәктәпкә спорт киеменнән килделәр. Чын бәйрәм төсмере алган әлеге көнебез 7.40-7.55 сәг-дә саф һавада иртәнге гимнастика белән башланып китте. Тулы состав спортзалда.
10.45-11.00 сәг-дә башлангыч сыйныфлар “Сәламәт булыйм дисәң”-спорт уеннарында бик теләп катнашты.
11.15-11.50 сәг-дә күңелле стартлар белән 5-6 класслар букөнне тагы да куәтләделәр. Балаларның көр тавышлары ачылган ишекләрдән урамга яңгырады. Барыбыз да сау-сәламәт, тырышлар.
12.05-12.50 сәг-дә спортзалыбыз түрен 7-8 класслар яулады. Мавыктыргыч уеннар, дәртле ура.... тавышлары иртәгә дә шундый көн булсын иде дип теләде кебек. Ике команда составындагы укучылар исемнәр сайлап, девиз булдырып, бер-берләре белән сәламләшеп уеннарын башлап җибәрделәр. “Спартак” белән “Динамо” командалары бер дә бер-берләреннән калышырга уйламадылар, бернинди хәрәмләшүсез бары тик дуслык –татулык белән генә уңышларга ирешә килделәр.
13.00-15.00 сәг-дә өлкән сыйныфлар белән укытучылар коллективын кече олимпия уеннары көч сынашырга чакырды.
Уку белән ялыбызны чиратлаштырган сәламәтлек көнебезнең үткәнен сизми дә калганбыз. Эшлекле, шул ук вакытта үзебез өчен файдалы булган әлеге көн бик тә уңышлы узды дип саныйк. Ә бәяләмәләрне бүгенге көнебез өчен җаваплы булган укытучыларыбыз Фәләхов З.В., Агелова Р.З., Габдулхаева Г.Р. карамагына калдырыйк. Алар безнең җиңүләребезне, калышуларыбызны барлык төр ярышларга да бәяне линейкада әйтеп узарлар. Алга таба да спорттан калышмыйк, бергә атлыйк.
Фоторепортаж:
День здоровья










