Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Новости
Экология айлыгы кысаларында
Опубликовано: 20.04.2012Атналыкның программасы:
1.”Кошлар – канатлы дуслар!” дигән темага рәсемнәр конкурсы.
2.”Кошлар иленә сәяхәт.” 7 сыйныф укучылары белән КВН.
3.”Кем зирәк ?” дигән исәпләүләр бәйгесе. 8 нче сыйныф укучылары белән химик исәпләүләр.
4. “ Җир, сулыклар, һаваны саклау” дигән темага 9нчы сыйныф укучылары катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү.
5.” Син беләсеңме?” – 6 нчы сыйныф укучылары белән биологик викторина үткәрү.
6. 10-11 сыйныф укучылары катнашында “ Наркомания – киләчәк дошманы” дигән темага әңгәмә.
7. Биология һәм химиядән чиста дәфтәрләр конкурсы.
Һәр елны апрельнең беренче көнендә Бөтендөнья кошлар көне үткәрелә. 1906 елда нәкъ шушы көнне кошларны саклау буенча Халыкара конвенция имзаланган. Шул уңайдан мәктәбебездә 7нче сыйныфлар белән кошлар бүлеген йомгаклау буенча дәрес – бәйге үткәрелде. Сыйныф “Бөркетләр” һәм “Сандугач” командаларына бүленде. Укытучы Альфира Рифкатовна дәресне кошларның төзелешен һәм экологик группаларның әһәмиятен гомумиләштереп кабатлаудан башлады. Бәйге өч этапка бүленеп оештырылды: әдәби этап, тарихи этап, математик этап. Укучылар фикерләүгә, исәпләүгә, игътибарлылыкка биремнәр үтәделәр, кошлар турында кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, шигырьләр һәм композиторларыбыз әсәрләрен тыңладылар.
Альфира Рифкатовнаның дәресләре һәрвакыт алдынгы педагогик тәҗрибәне кулланып үткәрелә. Укытучы укучыларны да төрле эш алымнарына өйрәтә, аларны кызыксындыра. Бу бәйгедә дә һәр укучы өйдә эшләгән презентацияләрен кулланып, үзләренең кошлар турында никадәр мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр. Төрле кош авазларын тыңлау, аларны танып белү бәйгегә тагын да җанлылык, яңа матур төсмерләр өстәде. Төп нәтиҗәне уен барышын кызыксынып күзәтеп барган, һәр этапка баллар куеп, нәтиҗә ясаган укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатхриева Раушания Ханафиновна һәм география укытучысы Фаляхова Фирдания Габделхаковна чыгарды. Алар дәрескә карата үзләренең уңай фикерләрен җиткерделәр, укытучыга да, укучыларга да уңышлар теләделәр. Нәтиҗәдә ике очко өстенлек белән “Сандугач” командасы җиңүче булды. Катнашкан укучылар да, укытучылар да бәйгедән бик канәгать калдылар. Альфира Рифкатовнага уңышлы дәрес биргән өчен рәхмәт белдерелде.
К списку новостей










