Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Новости
9 май-Җиңү бәйрәме белән!
Опубликовано: 08.05.2012Митингка авылның сугыш ветераны Халиуллин М. һәм тыл ветераннары чакырылды. Ветераннарны котларга районыбыз вәкилләре Хисамиев К.В., Таипов И.Б. килгән иде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. , ООО СХП "Юлбат" рәисе Мөхәммәтов И.Ш., Юлбат урта мәктәбе директоры Хәнәфиева А.Ш. да ветераннарга озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч картлык теләп киттеләр, хәзерге мул тормышыбыз өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Тыл ветераны Мәрданов Хәйби абый сугыш вакытында күргән авырлыкларны искә төшереп, хәзерге тормышның кадерен белергә кирәклеген әйтеп үтте.
Укучыларыбызның эчтәлекле чыгышлары ветераннар, килгән кунаклар күңелләрендә истәлекләрне кабат яңартты. 10 сыйныф укучысы Шаяхметова Э.И. бәйрәм концертын оста итеп алып барды. Мансуров Р.Ф., Мөбәрәкшин Н.Н., Галләмова А.Ф. моңлы җырлары, 4-6 сыйныф укучыларының сәнгатьле шигырьләре митингка бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге өстәде.
Һәр елны майның шушы ямьле көнендә без Ватаныбыз намусы һәм азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булган батыр сугышчыларны, тылда, станок артында җиңү хакына армый-талмый корал ясаган; колхоз кырларында көне - төне эшләп уртак жинуне якынайткан фидакарь тыл хезмәтчәннәрен олы ихтирам белән һәм юксынып искә алабыз. Аларнын тиндәшсез батырлыклары алдында баш иябез!
К списку новостей










