• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56
E-Mail: ulbatsaba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Юлбатская ООШ"
Руководитель: Хазиев Ильнар Ильдарович
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 89 учащихся
У нас учат: 25 педагога

Новости

Соңгы кыңгырау

Опубликовано: 25.05.2012

Бәйрәмне мәктәп директоры Хәнәфиева Айгөл Шакирҗановна тәбрикләү сүзе белән башлап җибәрде. Ул 11 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларының уку елын уңышлы тәмамлауларын, барысының да бердәм дәүләт имтиханнарына һәм дәүләт аттестациясенә кертелүләрен  белдерде.

Беренче укытучылары Фәния Нургалиевна, Лилия Гаптелмәннафовна, Рузия Тимершаеховна, Илгизә Зиннатулловналар да укучыларын чын күңелдән котладылар, уңышлар теләделәр.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына район вәкилләре Зөфәр Фәсхиевич, Фирүзә Ильгамовна, “Юлбат” хуҗалыгы директоры Илфат Шәкүрович, авылыбыз мулласы Габделвәли хәзрәт изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм укучыларның шигырьләре һәм матур җырлар белән үрелеп барды. Алар һәр укытучыга һәм хезмәткәргә шигырь юллары багышлап, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Алып баручы Гөлсинә Раяновна сүз биргәч, бәйрәмнең иң нәни катнашучылары, 1 нче сыйныфта укучы 7 бала, үзләренең теләкләрен үзенчәлекле  формада җиткерделәр.

Менә зал кыңгырау чыңына күмелде. Аны чыгарылыш сыйныф укучыларына соңгы тапкыр 9 нчы сыйныфтан Хисамиев Динар һәм 1 нче сыйныф укучысы Вәлиева Зәринә яңгыраттылар.



К списку новостей