Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Новости
Юбилейлар белән, мәктәбем!
Опубликовано: 15.10.2012Билгеле, мәктәп бинасы төзелгәнче дә, 1917 елдан, аерым йортларда балаларны яңача укыту оештырыла башлый. Өлкәннәрнең әйтүенә караганда, авылга укытучы булып иң беренче Гаффаров Һарун килгән. Ул тумышы белән Шыңар авылыннан. 1924 елда авылга укытучы Иманкулова Газизә килә. Ул Тәкәнеш районы (хәзерге Мамадыш районы) Вахит авылыннан. 1932 елда, Төхбәт бай өен күчереп, авылда беренче мәктәп салынгач, бу мәктәптә укытуны да ул башлап җибәрә. Шулай итеп, авылда беренче мәктәп бинасы төзелүгә быел 80 ел тула.
1982 елга кадәр башлангыч мәктәптә Чутаева Шәмсия , Гаянова Сафия, Шляпина Сәлимә, Ракова Саҗидә, Сәгыйтова Рәшидә, Хаҗиева Фәния апалар белем бирәләр.
1982 елда сигезьеллык мәктәп ачыла. Бу истәлекле вакыйгадан соң да 30 ел вакыт үтеп тә киткән. Шушы еллар эчендә Юлбат мәктәбе районның мәгариф системасында үз урынын тапты. 1989 елда урта мәктәп итеп үзгәртелеп, 192 урынга исәпләнгән яңа бинада эшли башлады. Мәктәп директоры Нигъмәтҗанов Рөстәм Нурмиевич җитәкчелегендә иҗади эшләүче укытучылар коллективы тупланды. Ныклы белем бирүнең нәтиҗәсе буларак, укучылар фән олимпиадаларында, төрле иҗади бәйгеләрдә югары үрләр яуладылар. 35 укучы мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлады, өч укучыбыз фән кандидатлары булдылар.
Укытучыларыбызның намуслы хезмәте дә лаеклы бәяләнде. Нигъмәтҗанова Венера Хәсәновнага “Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы” дигән исем бирелде. Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ике укытучыга Халык мәгарифе отличнигы, биш укытучыга “Россия Федерациясе мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе бирелде, өч укытучы министрлыкның мактау грамотасы һәм бер укытучы “Өстенлекле илкүләм “Мәгариф” проекты” конкурсында җиңеп грант алды һәм “Фоссия Федерациясенең иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булды.
Мәктәбебез бүген дә ышанычлы адымнар белән алга атлый, юбилейларны лаеклы каршыларга әзерләнә.
Илдар Сафин, Юлбат урта мәктәбенең тарих укытучысы.
К списку новостей










