Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Новости
Юлбатым, Ямбулатым...
Опубликовано: 06.02.2015
Тарихны язучылар үзләре дә тарихта кала
Шактый саллы, документаль фактларга бай китап әзерләнгән. Мәктәпнең тарих укытучысы Илдар Фәтхулла улы Сафин авыл тарихын җыйнау, туплау һәм китап итеп бастырып чыгаруны максат итеп куйган. Моннан 20 ел элек, Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышлап, Юлбат урта мәктәбендә туган якны өйрәнү музее ачылган иде. Ул чакта без сыйныфыбыз белән шул музейга материаллар туплау, өлкәннәрдән сорашып, альбомнар төзү, өйләрдән кызыклы экспонатлар алып килү белән шөгыльләндек. Мәктәп елларының мавыктыргыч бер хатирәсе булып истә калган ул. Ул чакта сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп кайткан ветераннарның шактые исән булган шул. Хәзер аларның юклыгын әнә шул тарихи китапны кулга алгач кына аңлыйсың. Партадашым Мәдинә Фәтхуллинаның, фронтовик Саҗидә апа Ракованың өенә барып, аның район газетасына язган мәкаләләрен туплап бирүен гел искә алам. Ул чакта сыйныфташларым Рания Гайфиева, Дилбәр Билалованың бабалары Бөек Ватан сугышы ветераннары Фәхрази, Билал бабай да исән, үз җегәрендә иде әле. Туган якны өйрәнү түгәрәгенә күп кенә кызыклы кешеләр, ветераннарны чакыру истә калган.
Бу түгәрәккә иң күп бала йөрүенә, мөгаен, тарих укытучыбыз - Илдар абыйның заманча техника -. Видеога төшереп йөри башлавы сәбәп булгандыр, аннан ул видеоны түгәрәктә, дәресләрдә карау кызыклы иде Иң мөһиме, бер генә укучы да үзенең туган авылы, аның кешеләре, һөнәрчеләре, гомумән, тарихына битараф булмады. Моның шулай икәнлеген мин туган авылым Тенеки турында җыентык чыгарганнан соң аңладым. Укып рәхмәт әйтүчеләр күп булды, гаилә альбомнарыннан, киләчәктә кулланырсың дип, кызыклы фотолар да алып килеп бирделәр. Болар мине авылның тарихы турында архивларда шактый мәгълүмат тупларга, кызыклы кешеләр белән очрашырга этәрде.
"Юлбатым, Ямбулатым" китабын кулга алгач та, сөенү хисләре кичерәсең. Биредә һәркем үз гаиләсенә кагылышлы мәгълүматны эзләп таба ала. Авыллар тарихы, бигрәк тә Юлбатның күрше Тенеки, Йосыф-Алан авылы кешеләре белән тыгыз бәйләнешен күрәсең. Бер колхоз, бер җирле үзидарә булып яшәү тарих җепләрен тагы да ныграк бәйләп куйган, ахрысы. Китапта мәктәп, комсомол, колхоз елъязмалары да киң яктыртылган. Авылның үткәне, мәчет-муллалар тормышы, атамаларның килеп чыгышы документаль фактлар белән расланган. Аларны метрика кәгазьләре, халык исәбен теркәүче документлар аша күрергә була. Бигрәк тә Юлбатка килеп, шушында төпләнеп яшәгән муллалар тормышын яратып укыдык. Икенче Мөхәммәтшакир мулланы Вазыйфа әби Шәкерт абый дип тә атап йөрткәннәрен әйтә. Мулла йортына алар сабак укырга барганнар.
Китапны әзерләүдә булышлык күрсәткән кешеләрдән Наил абый Галиевнең хезмәтен һәм Габделхәй абый Низамиевның тынгысызлыгын телгә аласым килә. Габделхәй ага көн саен диярлек китапның әзерлеге хакында шалтыратып, мәгълүмат җиткереп торды. Укып чык әле бер дисә дә, китапны әзер килеш кулга алу да күңелле булды.
Тарих - шактый катлаулы төшенчә, аны төрлечә язарга була. Әмма әйтеләсе фикер расланмаса, аны язудан файда юк. Әлеге басмада, киресенчә, һәрбер факт тарихи чыганаклар белән дәлилләнеп бара. Әмма кайбер чакта мәгълүматлар кабатланып та китә, билгеле бер тәртипкә салынып та бетмәгән кебек. Бу тарихчы Илдар абый Сафинның дистә еллар буе җыйган шәхси архивындагы мәгълүматларның бай булуына бәйле булгандыр. Бөтенесен бер китапка кертеп бетерү дә мөмкин эш түгел. Шул исәптән тынгысыз укытучының бу эш белән янып йөрүе, өч йөз битлек затлы китапны бастырып чыгаруы аерым бер вакыйга итеп язарлык.
"Ватаным Татарстан", / № 15, 04.02.2015/
Галиева Расимә Муллаяновна
К списку новостей










