• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56
E-Mail: ulbatsaba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Юлбатская ООШ"
Руководитель: Хазиев Ильнар Ильдарович
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 89 учащихся
У нас учат: 25 педагога

Новости

Бөтенроссия конференциясендә

Опубликовано: 10.12.2015

 тарафыннан һәм Бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте катнашында  уздырылды. 

     Татарстан Республикасы һәм чиктәш Идел-Урал төбәге  галимнәрен,   туган якны өйрәнүчеләрне, төрле уку йортлары студентларын, укучыларны  берләштерүне максат иткән әлеге конференция, ТАССР оешуның 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының 25 еллыгына багышланып, Казан педагогика колледжы базасында  үткәрелде.  

      Конференцияне оештыру комитеты җитәкчесе, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов  алып барды. Аерым алганда, галим үзе Татарстан торак пунктларында һәм татар дөньясында тарихи-археологик, эпиграфик һәм архитектур-сәнәгать объектларын өйрәнү һәм саклау мәсьәләсендә кайбер нәтиҗәләр  белән таныштырды.   Чыгыш ясаучылар арасында ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Радик Салихов, шушы институтның баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов  Һәм башка галимнәр бар иде. Конференциянең пленар өлешендә дистәгә якын  доклад тыңланды.  

      Көннең икенче яртысында галимнәр, укытучылар, туган якны өйрәнүчеләр сөйләшүне 6 секциягә бүленеп алып бардылар. Анда 70 кә  якын чыгыш тыңланды. Конференция эшендә Саба районының Юлбат, Шыңар, Арташ гомумбелем бирү, Икшермә кадет мәктәпләренең тарих укытучылары И.Ф.Сафин, А.М.Гарипов, М.М.Хәсәнов, Р.Х.Мөхәммәтҗановлар тирән эчтәлекле чыгышлар ясап, оештыру комитетының Мактау грамотасына лаек булдылар.

                                                     Ильдар Сафин,                                                   Юлбат тулы булмаган урта мәктәбе.

Искәрмә: фотода Саба районы укытучылары Конференциядә катнашучылар арасында    



К списку новостей