Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Альметьево, ул. Л.Рахматуллина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-23-34 |
| E-Mail: | almetcs@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альметьевская СОШ им. М.Рамзи" |
| Руководитель: | Садиков Рамиль Ханифович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 109 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 17 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Новостной блок
РӘХМӘТ ХАТЫ
Опубликовано: 08.10.2011
РӘХМӘТ ХАТЫ
Татарстан дәүләт советы депутаты Нурлат нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы
И.М.Салиховка.
Хөрмәтле Илгиз Мисбахович!
Әлмәт авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты, ветераннар советы, җирлектә урнашкан оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, барлык авыл җирлеге халкы һәм шәхсән үз исемемнән җирлегебезнең икътисади-иҗтимагый үсешенә керткән зур өлешегез өчен Сезгә эчкерсез рәхмәтебезне белдерәбез.
Сез - бүген республикакүләм билгеле җитәкче, абруй һәм лаеклы хөрмәт яулаган, зыялы шәхес. Сезнең зур тырышлык белән җирлегебез елдан-ел матурлана, төзекләнә, камилләшә бара. Мәдәният йорты, мәктәп, мәчет, авыл зияратларына Сез икенче сулыш өрдегез. Алардагы заманча ремонт, җиһазлар, зәвыклы бизәлеш күпләрне сокландыра, авыл халкын, балаларны куандыра. Һәр кылган гамәлләрегез белән гомер юлыгызны бизәп, кешеләргә игелек, изгелек эшләүне юлдаш итеп яшисез. Сез күрсәткән ярдәм бәяләп бетергесез. Туган авылыгыз халкының тормыш-көнкүреше белән даими кызыксынып, туган төбәгегезгә тугры хезмәт итү талантыгыз өчен олы рәхмәт Сезгә.
Без Сезнең уңышларга сөенеп, яулаган үрләрегез белән горурланып яшибез. Киләчәктә дә Ходай Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы, рухи көч насыйп итсен.
Зур ихтирам белән,
Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Д.А.Газизов
Мәкәп директоры Р.С.Фаттахов
Авылның имам хатибы М.М.Ганиев
К списку новостей











