Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, РТ, Сармановский район. с.Сарманово, ул.Куйбышева, д.30 |
| Телефон: | +7(855)-592-54-78 |
| E-Mail: | solnyshkodetsckiisad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №1 "Солнышко" |
| Руководитель: | Ахкамова Ильсуяр Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 94 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Кошлар көне 16.04.2014

Балаларны табигатькә якынайтып мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек тәрбияләү безнең бурычыбыз.Үзебезнең тирәдәге кошлар гына түгел,күчмәләре турында да өйрәнәләр балалар.Кошларның файдасы,ни өчен Кызыл китапка эләгүләре турында да кызыксыналар алар.Моның өчен иң унае- уен инде.Ә инде "Кошлар көне" бәйрәмендәге "Кошлар кайтты ","Дөрес әйт"һ.б уеннары да,җыр-бию,ярышлар да балаларның танып белүләрен кәнәгатьләндерде.Икенче кечкенәләр төркеме балаларының һәрберсе кигән кош маскалары күзаллауларын үстерергә ярдәм итте.
-
"Скоро в школу" 11.04.2014

Воспитанники старшей группы приняли участие во Всероссийском конкурсе "Скоро в школу". Дети выполнили конкурсные задания по ФЭМП, по формированию целостной картины мира и т.д.Участники Миннуллина Р. и Гиздатуллина Л. набрали 140-150 баллов.Им выручаны Диплом Победителя Поздравляем!
-
Изучаем русский язык 08.04.2014

Обучение русскому языку в ДОУ ведется с использованием учебно-методических комплектов (УМК). Воспитатель по обучению русскому языку Ашрафуллина Н.Ф организует занятия с использованием разнообразного материала.Детям очень интересно!
-
Каникул күңелле үтә 26.03.2014

Язгы каникул чоры балаларыбызны социаль тирәлек белән таныштыру өчен бигрәк уңайлы.Экскурсия,очрашулар оештырып күпме яңалык белән таныштырырга була.Зурлар төркеме (Гилязова Ф.Ф.,Сабитова э.С) бу форсаттан файдаланып "Сарман"газетасы редакциясендә булып кайттылар, үз күргәннәрен газет итеп рәсемләделәр.Ә китапханәдә балалар язучы- юбиляр Дамир Гарифуллин белән очрашты.Дамир аганың мавыктыргыч әңгәмәсе,кызыклы фокуслары аларга бик ошады.Балалар үзләре дә шигырьләрен сөйләп,җырларын җырлап шагыйрьне шатландырдылар.
-
Белем күтәрү курслары. 22.03.2014

Районыбыз балалар бакчалары тәрбия-белем бирү өлкәсендәге яңалыкларны хуплап кабул итә.Һәм педагоглар бу яңалыкларны белем күтәрү курсларында,семинарларда өйрәнеп гамәлгә ашыралар.“Федераль дәүләт белем бирү стандартлары" н гамәлгә кертү чарасы буларак та белем күтәрү курслары узды.
-
Җырлы балачак илендә 22.03.2014

Сарман мунципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге оештырган"Җырлы балачак илендә" конкурсында "Кояшкай" балалар бакчасы сәләтле балалары да читтә калмады: Зиятдинова Айзилә, Гарифуллин Адел , Мусина Алинә үзләрен сәхнәдә сынап карадылар.Ә инде Хакимуллина Мәрьям белән Ильдусова Эльза "Матрешкалар" җыры белән 3 урынга лаек булдылар.Молоцы!
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2014

Балаларны рухи яктан баету,әхлаклы,сәламәт итеп үстерү безнең бурычыбыз. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла.Нәниләрне көчле,нык ихтыярлы,җитез дә итеп тәрбияләү өчен төрле чаралар файдаланабыз. Зурлар төркемендә (Сабитова Э.С.,Гилязова Ф.Ф.) үткәрелгән Нәүрүз каршылау бәйрәмендә балаларыбыз әле халкыбызның милли йолаларын да өйрәнделәр.Китмәс өчен Нәүрүзбикә белән озак тартышса да, Кыш бабайны балалар еракка озатып куйды.Аннары инде кунакка килгән әти-әниләре,әбиләре белән бергәләп, "Чума үрдәк","Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия"ле уйнадылар,җитезлекләрен сынап, спорт уеннарында ярыштылар.Соңыннан Нәүрүзбикә алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар.
-
Яз җитә 12.03.2014

Урамда әле кышкы суыклар.Ә зурлар төркемендәге табигать почмагы яшеллекә күмелгән.Яшел суган да,арыш-бодай шытымнары,төрле агач ботаклары,чәчәкләр язны якынайта.
-
Оста куллы әниләр. 11.03.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Оста куллы әниләр" конкурсы үтте. Күңел җылысын салып әзерләгән бүләкләрне күргәч,чыннан да бик оста безнең әниләр дидек.Иң активлары: Минниярова Ф.,Миннегалиева Л., Маликова А.,Муртазина Л., Афзалетдинова Л.,Ильясова Д.,Саетшина Г. -сезгә рәхмәт белдерәбез!
-
Әниләр бәйрәме! 07.03.2014

Язның иң матур бәйрәме 8 мартны нәниләребезнең бәйрәм иртәләре тагы да матурлый.Үз сабыеның җылы котлау сүзләре , тырышып әзерләгән бүләкләре апа-сеңелләрне,газиз әниләр-хөрмәтле әбиләрне дулкынландыра.Без дә котлауларга кушылабыз:
Имин булсын гаиләгез,
Сүнмәсен сөю хисе.
Яшәгез сез,гүзәл затлар,
Булып наз,яшәү көче!












