Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лешев-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423353, РТ, Сармановский р-н, дер. Дусюмово, ул. Советская 1Б |
| Телефон: | +7(855)-594-13-42 |
| E-Mail: | school-leshew@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лешев-Тамакская ООШ" |
| Руководитель: | Давлетов Ринат Сиринович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 74 ученика и 6 воспитанников/74 укучы һәм 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лешев-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
"Ягез әле кызлар!" 05.03.2016

4 март көнне Ләшәү-Тамак төп гомум белем бирү мәктәбендә "Ягез әле кызлар!"кичәсе үтте.Бу кичәдә 6-9 нчы класс укучылары ике командага бүленеп ярыштылар. Бәйге танышу белән башланып китте. Жюри итеп Разия Марваровна, Гөлчәчәк Фаиловна һәм мәктәбебезне тамамлаган укучыбыз Нәфис сайланды. Алар гадел хөкем ясадылар.
-
Методист ярдәме 04.03.2016

Бүген Ләшәү-Тамак төп гомум белем бирү мәктәбенә район мәгәриф бүлегенән, тәрбия эшләре буенча методист Шакирова Г.В. килде. Ул планнарны тикшереп кенә калмады, үзенең яшь укытучыларга методик ярдәмен күрсәтте.
-
"8-Март бәйрәме" 04.03.2016

Бүген мәктәбебездә "8-Март бәйрәме"узды. Кунак булып әниләр,әбиләр һәм кызлар килделәр. Укучыларыбыз аларга атап концерт номерлары әзерләделәр. Башлангыч сыйныф укучылары үз куллары белән әниләргә бүләкләр әзерләп тапшырдылар.
-
"8-Март бәйрәме" 04.03.2016

Ләшәү-Тамак балалар бакчасы "егетләре" үзләренең биюләре белән,язның беренче бәйрәме - 8 март белән котладылар
-
"Әтиләр-әниләр бәйрәме" 29.02.2016

Ләшәү-Тамак балалар бакчасында әтиләргә һәм әниләргә багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар ныклап әзерләнделәр.Яңа җырлар,биюләр, шигырьләр өйрәнделәр.Бәйрәм иртәсе төрле уеннар белән үрелеп барды. Әти-әниләр ике командага бүленеп балаларга "Шалкан" һәм "Йомры икмәк" әкиятен күрсәттеләр.Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды. Әти-әниләргә һәм балаларга бәйрәм бик ошады.
-
Инглиз теле атнасы 27.02.2016

Укучылар ике командага бүленеп стенд газета чыгардылар.
-
Инглиз теле атнасы 26.02.2016

Ләшәү-Тамак төп гомум белем бирү мәктәбендә инглиз теле атнасы башланып китте. Укучылар төрле конкурсларда теләп катнашалар.Бүген рәсем конкурсы булды.
-
"Ягез әле егетләр" 25.02.2016

25 нче февраль көнне мәктәбебездә "Ягез әле егетләр"кичәсе үтте.Анда егетләр үзара көч сынаштылар,үзләренең осталыкларын,җитезлекләрен күрсәттеләр.Кичә бик күңелле узды.
-
Муса Җәлил шигырьләрен күңелләрдә 24.02.2016

Муса Җәлил шигырьләрен укучылар бик теләп яттан сөйләделәр.Яхшы итеп сөйләүчеләргә грамоталар тапшырылды. Алар арасында республика күләм уздырылган конкурста катнашучылар булды. 3 нче класстан Ибатуллин Аяз, 4 нче класстан Сибгатов Айнур сертификат һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Аҗаган - 2016 22.02.2016

Бүген Ләшәү-Тамак төп гомум белем бирү мәктәбе укучылары аҗаган уенына ныклы әзерлек белән килделәр.










