Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская гимназия» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Җәлил гимназиясе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423368, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сармановский район, п.г.т. Джалиль, улица Ахмадиева, дом 39а. |
| Телефон: | +7(855)-593-16-93 |
| E-Mail: | dzalilsch3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Джалильская гимназия» |
| Руководитель: | Булатова Гульнара Назифовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 554 учащихся |
| У нас учат: | 38 педагогов |
Новости МБОУ "Джалильская гимназия" Сармановского муниципального района
Милләтләр дуслыгы
Опубликовано: 22.02.201721 нче февраль көнне гимназиябездә Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Милләтләр дуслыгы” бәйрәме үткәрелде. Безнең гимназиядә 10 төрле милләт баласы белем ала һәм алар үзара дус – тату яшиләр. Төрле милләт балаларының үзара дус-тату яшәве толерантлык үрнәге булып тора. Укучылар арасында дуслык җепләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша укучылар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Бу бәйрәмдә төрле милләт балалары үзләренең туган телләрендә чыгыш ясадылар: Мамедов Рамил, Гусейнов Тимур азәрбайҗан телендә, Ахметшина Ясминә үзбәк телендә, Акрамов Илнар һәм Габидуллина Эльвира татар телендә шигырь сөйләделәр. Укучыларыбыз башкаруында үзбәк, татар, башкорт, рус, әрмән биюләре барыбызны да таң калдырды.
7 нче Б сыйныфы укучысы Карпишин Данилның “Әниләр” турындагы һәм 4 нче А сыйныфы укучысы Нуриев Эмиль башкаруында ”Кәләпүшем- калфагым” җырлары залда утыручыларның күңелләренә хуш килде, укучыларыбызны көчле алкышларга күмде.
Бәйрәмдә бистәбездә эшләп килә торган “Ак калфак” ансамбле әгъзаләренең дә катнашуы кичәбезне тагын да ямьләндерде.
Кичә ахырында гимназиябезнең җитәкчесе Булатова Гөлнара Назыйф кызы тагын бер кат Туган тел көне белән котлады . Оештыручыларга, укучыларга, килгән кунакларга үзенең зур рәхмәтен җиткерде. Гимназиябез бинасында мондый бәйрәмнәрнең киләчәктә дә шулай шаулап- гөрләп үтүен теләп калабыз.
К списку новостей














