Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская гимназия» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Җәлил гимназиясе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423368, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сармановский район, п.г.т. Джалиль, улица Ахмадиева, дом 39а. |
| Телефон: | +7(855)-593-16-93 |
| E-Mail: | dzalilsch3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Джалильская гимназия» |
| Руководитель: | Булатова Гульнара Назифовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 554 учащихся |
| У нас учат: | 38 педагогов |
Новости МБОУ "Джалильская гимназия" Сармановского муниципального района
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы
Опубликовано: 22.02.2012
13 февральдан 18 февральгә кадәр гимназиябездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы узды. 13 февраль - татар теле һәм әдәбияты кабинетларында татар әдипләренеӊ тормышы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәләре оештырдык.
14 февраль көнне «Муса Җәлил – фронтовик шагыйрь» темасына 5, 9 классларда сыйныф сәгатьләре уздырдык.
15 февраль – Җәлил иҗатын искә алу уӊаеннан бистә күләмендә оештырылган чараларда, «Шигырь бәйрәме»ндә катнаштык.
Башлангыч сыйныфлар арасыннан Халимова Резеда «Шагыйрь сые» шигырен сөйләп беренче урынны;
Уртанчы сыйныфлар арасында Саматова Алина «Кызыма» шигырен сөйләп икенче урынны;
Югары сыйныфлар арасында үзе язган «Иман» шигыре белән Галиева Чулпан беренче унынны алдылар.
16 февраль көнне «Җәлил һәм җәлилчеләр» темасына Исхакова Резеда Шәрипҗан кызы 11 нче сыйныф укучылары белән оештырган әдәби кичәне карадык. Ветеран укытучыларыбызныӊ яттан Муса Җәлил шигырьләрен укуына сокландык. Кичә бик күӊелле узды.
17 февраль көнне 7 нче сыйныфныӊ рус төркемендә үткәрелгән «Табигать һәм кеше» темасына ачык дәрес карадык. Дәрестә бик күп материал, заманча технологияләр кулланылды. Бик күп файдалы мәгълүмат бирелде.
Татар теле атналыгына йомгак 21 мартта ясалачак.
19 февраль көнне Казан федераль университеты филология һәм сәнгать институты татар филологиясе булеге үткәргән конкурста катнашып, «Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсьәләләре» темасына чыгыш ясап, 9 А класс укучылары Галиева Чулпан һәм Рафикова Сөмбел сертификат һәм укытучылары Исхакова Резеда Шәрипҗан кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
К списку новостей














