Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 609 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
"Пчелка" газетасы әзер! 07.06.2016

Хезмәт лагере "Пчелка" исемен йөрткәнлектән, газетабыз да әлеге исем белән аталды.
-
Эш беткәч, ашарга ярый 07.06.2016

Лагерьда ял итүчеләргә ашханә хезмәткәрләре тәмледән-тәмле ризыклар пешереп тора. Балаларның сау-сәламәт булулары өчен алар да тырышлыкларын кызганмыйлар.
-
Лагерь газетасы әзер! 06.06.2016

Лагерьда ял итүче балалар эш белән беррәттән башка чараларда да актив катнашып киләләр. Укучылар эшчәнлеген чагылдырган газета - шуларның берсе.
-
Мәктәп бакчасы - безнең өстә 06.06.2016

Хезмәт лагере укучылары өстенә мәктәп бакчасын карап тору бурычы да куела. Алар монда да зур тырышлык күрсәттеләр.
-
Редколлегия эшен башлады 03.06.2016

Хезмәт лагере укучылары арасыннан редколлегия әгъзалары сайланды. Алар үз эшләренә керештеләр.
-
Лагерь ишекләрен ачты 02.06.2016

Бүген Сарман гимназиясе каршында ял һәм хезмәт ларерьлары үзләренең эшен башлап җибәрделәр. Ял лагеренда 110 бала ял итсә, хезмәт лагерена исә 30 бала йөри. Беренче көн буларак, бүген укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында инструктаж үткәрелде. Укучыларга хәерле имин яллар теләп калабыз.
-
Алда көтә ак юллар 27.05.2016

25 нче май көнне Сарман гимназиясе янәдән чыгарылыш сыйныф укучыларын зур тормыш юлына озатты. Бәйрәм барышында укучыларга адреслап күп теләкләр әйтелде, аларның уңышлары билгеләнеп үтелде. Без дә аларга имтиханнарда җиңеллек, һәм югары нәтиҗәләргә ирешеп, үзләре теләгән уку йортларына урнашуларын телибез.
-
Хәрби хезмәткә әзерлек 26.05.2016

Һәр елдагыча, быел да 10 нчы сыйныф егетләре 5 көнлек хәрби җыеннарга киттеләр. Аларның физик әзерлекләре, җитезлекләре буенча зур сынаулар көтә. Без исә аларга сабырлык һәм ныклык теләп калабыз.
-
Мин судья 19.05.2016

Апрель-май айларында район суды Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары арасында “Мин – судья...”, “Суд: ул нинди булырга тиеш?” дигән темаларга сочинениеләр конкурсы үткәрде. Эшләрне судьялардан һәм район суды ярдәмчесеннән торган махсус комиссия бәяләде. Район суды һәм комиссия рәисе Ринат Хәйбрахманов җиңүчеләрне тәбрикләп, кубок һәм дипломнар тапшырды, сочинениеләре уңышлы дип табылган укучыларны билгеләп үтте. Шунысы куанычлы, безнен гимназиябезнен 10Б сыйныфы укучысы Хуснуллина Раиля (укытучысы: Зарипова Гузәл Сагиловна) призёр урынына лаек дип табылды. Ана Диплом һәм кубок тапшырылды. Без аларны котлыйбыз, киләчәктә дә унышларга ирешеп, исән-имин яшәуләрен телибез!
-
Детский телефон доверия 18.05.2016
В рамках Международного дня семьи и Детского телефона доверия 18 мая 2016 года социальные педагоги Отделения социальной помощи семье и детям ГАУСО КЦСОН «Шафкатъ» Вагизова Л.С. и Мубаракшина Р.Г. провели классные часы в 6 и 8 классах МБОУ «Сармановская гимназия».Цель мероприятия - воспитание чувств любви и гордости к своей семье, уважение к родителям, развитие интереса к истории своей семьи, семейным традициям. В ходе классного часа специалисты в игровой форме поговорили о семье, о взаимоотношениях в ней, а также о семейных ценностях. В конце классного часа учащихся также ознакомили с детском телефоном доверия, который действует на территории всей России, о принципах его действия и истории возникновения. Были розданы информационные буклеты.









