Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 43 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
"Җиңү ядкәре" бәйгесе 13.05.2015

Intertat.ru редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында “Җиңү ядкәре” исемле бәйге уздырган иде. Ул укучыларда зур кызыксыну уятты. Шушы үткән бер-ике ай эчендә Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык иҗади эш кабул ителгән. Шулар арасында Илексаз мәктәбенең 8 нче класс укучысы Фәрхетдинов Илназның да эше бар. Ул авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Әхмәтҗәнов Шәрифҗан ага һәм аның сугыш истәлекләре турында укучыларга үзенең язмасын тәкъдим иткән иде. Аның эше Intertat.ru сайтында урын алды һәм ул Диплом белән бүләкләнде (Укытучысы- Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы).
-
"Балалар Җиңүне төшерә" ("Дети рисуют Победу") 13.05.2015

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан россиякүләм "Балалар Җиңүне төшерә" ("Дети рисуют Победу") рәсем конкурсында уңышлы катнашып, мәктәбебезнең 4 укучысы сертификатлар, ә аларны әзерләгән укучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: 3 класстан Хәлиуллина Гүзәл, 8 класстан Мифтахова Рүзилә (укытучылары Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы), 2 класстан Нәбиуллина Гүзәл (укытучысы Нәбиуллина Гөлфирә Минемөхәммәт кызы), Хәлиуллина Алия (укытучысы Әһелтдинова Наилә Вил кызы).
-
Беренче имтихан - татар теленнән 12.05.2015

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән беренче имтиханнарын - бердәм республика тестын Җәлилнең беренче номерлы мәктәбенә барып бирделәр. Аларга уңышлар телибез!
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел. 08.05.2015

Бүген Илексаз авылыннан чыгып китеп, сугышта һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг булды. Мәктәп коллективы митингка алдан ук әзерлекне башлаган иде. Балалар үзләренең сугышта үлеп калган бабалары фотолары белән бардылар. Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, венок куелды. Соңыннан Хисаметдинова А.Ә. җитәкчелегендә әзерләнгән укучыларның бәйрәм концерты күрсәтелде.
-
"Хәвефсез тәгәрмәч" ярышында 28.04.2015

Бүген 12 яшькә кадәрге булган укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч" ярышы булды. Алар велосипедта фигуралы шуу буенча һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча осталыкларын күрсәттеләр. Һәр команда агитбригада чыгышын да әзерләәгән иде.
-
"Тукай әсәрләрен беләсеңме?"
25.04.2015
Бүген 5, 6, 8 нче сыйныф укучылары арасында "Тукай әсәрләрен беләсеңме?" дигән ярыш үтте. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Г.Г. үткәрде. Укучылар "Шүрәле" һәм "Су анасы" командаларына бүленеп ярыштылар. Укучылар Тукай турындагы белемнәрен, аның әсәрләрен искә төшерделәр, 1 шигырен сәхнәләштерделәр. Ярыш "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Барлык җаваплардан соң, "Шүрәле" командасына өстенлек бирелде.
-
IV классларда - рус теленнән мониторинг
25.04.2015
Бүген 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән тест эшләделәр.
-
Китапханәдә кунакта 25.04.2015

Бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары татар теле укытучысы Хәлиуллина Г.Г. җитәкчелегендә Илексаз авылы китапханәсенә экскурсиягә менделәр. Китапханәче Закирова Ә. аларга Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, яңа китаплар белән таныштырды. Экскурсиядән һәркем канәгать калды.
-
"Данлы еллар кайтавазы" 24.04.2015

24 апрель көнне “Сарман” кинотеатрында “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” район мәктәпләре, балалар бакчаларының шигырь язучы балалары белән очрашу үткәрде. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә, Туган тел көненә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, шулай ук “Язгы игелеклелек атнасы”на багышланды. Очрашуны “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” директоры-баш мөхәррир Альбина Сабирова алып барды.
Бу чарада безнең Илексаз мәктәбе укучылары да актив катнашты. Алар "Сугыш" темасына үзләре язган шигырьләрен сәхнәләштерделәр, презентация күрсәтелде.
-
IV классларда - математикадан мониторинг
24.04.2015
Бүген 4 нче сыйныфлар математикадан тест эшләделәр.










