• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Школы
  • МБОУ «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А
Телефон: +7(85559) 4-47-39
E-Mail: Kavziak@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кавзияковская ООШ"
Руководитель: Фатихов Шамиль Миннешаехович
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 27 учащихся
У нас учат: 10 учителей

Новости

Хәрби -патриотик айлык тәмамланды

Опубликовано: 21.02.2015

Февраль ае-хәрби-патриотик ай:  23.02-Ватанны саклаучылар көне, 15.02-Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн, 15.02-яшь     антифашистлар көне, 15.02-патриотик-шагыйрь М.Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан МБББУ “Кәүҗияк төп гомуми белем бирү” мәктәбендә төрле чаралар үтте. “Әфганстан-йөрәк ярам” исемле мәктәп күләмендә ачык класс сәгатен Шайхетдинова Р.Г., М.Җәлилне искә алып, 9 нчы сыйныф укучылары арасында “Үз уен” дип аталган интиллектуаль уенны Даутова Р.М. үткәрде. Ай дәвамында мәктәп укучылары арасында спорт ярышлары узды. 20 нче февральдә чаңгы ярышы булды. 1-5 нче сыйныф укучылары: кызлардан  I урын Фатихова Рания,  II урын – Заһирова Исламия,  III урын – Нуриева Наилә, малайлар арасында  I урын – Хөснетдинов Фидаил,  II – Галимов Ильдар, III – Насибуллин Нияз, 6-9 нчы сыйныф укучылары арасында кызлардан  I – Сәхбетдинова Айзилә,  II – Фаррахова Диләрә,  III – Сәләхетдинова Гүзәл, малайлар арасында  I – Курмакаев Ирек,  II – Юфаров Рияз,  III – Сәхбетдинов Рәйхан. 21 нче февральдә айлыкны йомгаклау булды. Башта мәктәп директоры укучыларны һәм укытучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Аннан һәр класс хәрби – патриотик темага җырлар башкардылар.

Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” уены бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Соңыннан “Зенит” һәм “Ак барс” командалары арасында волейбол, баскетбол, аркан тарту, пионербол, пневматик мылтыктан ату ярышлары үтте.

 

Ярышлар  24:18 исәбенә  “Зенит ”  командасының җиңүе белән тәмамланды. 



К списку новостей