Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | kutemeli@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 10 учеников и 3 воспитанников |
| У нас учат: | 8 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Күтәмәле мәктәбе авыл җыенында катнашты 21.01.2020
Хәзерге вакытта районда авыл җыеннары үтә. 20 январьда ул Яңа Имән авыл җирлегендә дә үтте. Җыенда Күтәмәле мәктәбе хезмәткәрләре дә катнаштылар. Мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү төркеме хезмәткәрләре азык-төлек һәм кул эшләреннән матур күргәзмә оештырдылар.В настоящее время в районе проходят отчетные собрания сельских поселений. 20 января оно состоялось в Новоимяновском сельском поселении. В нем приняли участие сотрудники МБОУ "Кутемелинская ООШ". Сотрудники школы и дошкольной группы организовали выставку из сельскохозяйственных продуктов и поделок. -
Юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина 17.01.2020
Күтәмәле мәктәбендә балаларның куркынычсызлыгына зур игътибар бирәләр. Шул уңайдан мәктәпкәчә белем бирү төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина оештырылды. Анда башлангыч сыйныф укучылары да катнаштылар. Катнашучылар ике командага бүленделәр һәм төрле ярышларда көч сынаштылар. Викторина балаларга бик ошады.В МБОУ "Кутемелинская ООШ" уделяют большое внимание безопасности детей. В связи с этим в дошкольной группе была организована викторина по правилам дорожного движения. В ней приняли участие также ученики начальных классов. Участники, разделившись на две команды, соревновались в разных состязаниях. Викторина очень понравилась детям. -
«Ел укытучысы-2020» 16.01.2020
15-16 январь көннәрендә Сарман урта мәктәбендә һәм Сарман гимназиясендә «Ел укытучысы-2020» бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Анда Күтәмәле мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сираев И.Р. катнашты. Ул 5 сыйныфта ачык дәрес үткәрде, мастер-класс күрсәтте һәм бәйгенең лауреаты исеменә лаек булды.15-16 января на базах МБОУ «Сармановская СОШ» и МБОУ «Сармановская гимназия» состоялся муниципальный этап конкурса «Учитель года-2020». В нем принял участие учитель русского языка и литературы МБОУ «Кутемелинская ООШ» Сираев И.Р. Он показал открытый урок в 5 классе, провел мастер-класс на тему «Употребление имен числительных в речи» и в итоге стал лауреатом конкурса.
-
Пробные основные государственные экзамены 28.12.2019

Күтәмәле мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен хәзер — иң кызу вакыт. Бу атнаны алар төп дәүләт имтиханнары биреп карадылар: 26 декабрьдә — рус теленнән, 27 декабрьдә — информатикадан, 28 декабрьдә — математикадан. Имтиханнар Җәлил гимназиясендә үтте, аларны оештыруда һәм балаларны озатуда Күтәмәле мәктәбе укытучылары да катнаштылар. 30 декабрьдә балалар туган тел фәненнән имтихан тапшырачаклар.
Для учеников 9 класса МБОУ "Кутемелинская ООШ" сейчас — самая жаркая пора. На этой неделе они сдавали пробные основные государственные экзамены: 26 декабря - по русскому языку, 27 декабря — по информатике, 28 декабря — математике. Экзамены проходили в Джалильской гимназии, в их организации и сопровождении учеников участвовали также педагоги МБОУ "Кутемелинская ООШ". 30 декабря ученики будут сдавать пробный экзамен по родному языку. -
Чыршы бәйрәме үтте 26.12.2019

25 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Кыш Бабай белән Кар кызы, 2020 елның символы – Күсе һәм башкалар балаларны бәйрәм белән котладылар. Балалар укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.
Мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин шулай ук барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләде, алдынгыларны билгеләп һәм бүләкләп үтте, грамоталар тапшырды.
Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга бүләкләр тапшырылды. Ул барысының да күңеленә хуш килде.
25 декабря в МБОУ «Кутемелинская ООШ» отпраздновали наступающий Новый год. Дед Мороз со Снегурочкой и символ 2020 года – Крыса и другие поздравили детей с наступающим Новым годом. Дети вместе с учителями и родителями приняли участие в играх, выступили с концертными номерами, рассказали стихотворения.
Директор школы Радис Марданшин также поздравил всех с наступающим праздником, наградил отличившихся, вручил грамоты.
Праздник получился очень веселым, детям были вручены подарки. Все были в восторге от яркого мероприятия.
-
Фәнни-гамәли конференциясе 23.12.2019

20 декабрьдә Җәлил гимназиясендә «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре» дип исемләнгән укучыларның, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең, студентларның, югары уку йортлары һәм мәктәп укытучыларының, тәрбиячеләрнең фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул ТАССРның 100 еллыгына, Сарман районының 90 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Конференциядә Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүче Сираева Инзилә (җитәкчесе – Сираева Л.И.) «Экологик әкият» номинациясендә чыгыш ясады һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
20 декабря в МБОУ «Джалильская гимназия» состоялась научно-практическая конференция школьников, воспитанников ДОУ, студентов, преподавателей вузов, учителей, воспитателей ДОУ на тему «Эколого-географические особенности Республики Татарстан», посвященная 100-летию образования ТАССР, 90-летию образования Сармановского района и 75-летию Победы в Великой Отечественной войне. В ней выступила воспитанница дошкольной группы МБОУ «Кутемелинская ООШ» Сираева Инзиля (руководитель – Сираева Л.И.) в номинации «Экологическая сказка» и была награждена дипломом участника.
-
Бадминтон буенча Сарман районы беренчелеге үтте 21.12.2019
19-20 декабрь көннәрендә Сарман аграр көллиятендә 2002-2005, 2006-2008, 2009 һәм аннан яшьрәк елгы егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Сарман районы беренчелеге үтте. Анда катнашыр өчен Күтәмәле мәктәбе укучыларын физик культура фәне укытучысы Хөсәенов И.Р. әзерләде. Нәтиҗәдә 7 сыйныф укучысы Шаһивәлиев Таһирга 2006-2008 елгы егетләр арасында призлы урын алыр өчен аз гына җитмәде.19-20 декабря в ГАПОУ «Сармановский аграрный колледж» состоялось Первенство Сармановского района по бадминтону среди юношей и девушек 2002-2005, 2006-2008, 2009 годов рождения и моложе. Для участия в соревнованиях учащихся МБОУ «Кутемелинская ООШ» подготовил учитель физической культуры Хусаенов И.Р. В итоге ученику 7 класса Шагивалееву Тагиру в возрастной группе юношей 2006-2008 годов рождения совсем немного не хватило до призового места. -
«Россия диңгезләре: диңгез экосистемаларын саклау» 19.12.2019
19 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә «Россия диңгезләре: диңгез экосистемаларын саклау» дигән темага экологик дәрес узды. Аны биология укытучысы Сираева Р.В. үткәрде. Дәрес кысаларында укучылар презентация карадылар, уеннарда катнаштылар.19 декабря в МБОУ «Кутемелинская ООШ» был проведен экологический урок на тему «Моря России: сохранение морских экосистем». Его провела учитель биологии Сираева Р.В. В рамках урока ученики посмотрели презентацию, приняли участие в игровых занятиях. -
Күтәмәле мәктәбендә психологик десант 12.12.2019
Психологик десант кысаларында Күтәмәле мәктәбенә Сарманның психолого-педагогик медико-социаль үзәге җитәкчесе Наилә Шәмсетдинова килде. Ул 5-6, 8-9 сыйныф укучылары белән тренинг күнегүләре эшләде, диагностика үткәрде, башлангычы сыйныф укучыларының эмоциональ халәтен һәм психик үсешен тикшерде. Күнегүләр балаларга ошады.В рамках психологического десанта МБОУ "Кутемелинская ООШ" посетила руководитель Сармановского психолого-педагогического медико-социального центра Наиля Шамсутдинова. Она провела тренинговые занятия и диагностику с учащимися 5-6, 8-9 классов, проверила эмоциональное состояние и психическое развитие учеников начальных классов. Упражнения пришлись по душе детям. -
Кеше хокуклары көне 10.12.2019
10 декабрьдә Кеше хокуклары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбендә Бердәм кеше хокуклары дәресе оештырылды. Аны тарих укытучысы Мусина Л.И. үткәрде.10 декабря отмечается День прав человека. В связи с этим в МБОУ "Кутемелинская ООШ" был организован Единый урок прав человека. Его провела учитель истории Мусина Л.И.





