Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лякинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ - Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423366, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Ляки, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-594-66-80 |
| E-Mail: | Gtnhjd12345@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ЛООШ ( МБОУ Лякинская ООШ) |
| Руководитель: | Давлетшина Эльмира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 12+5 |
| У нас учат: | 10 |
Новости
Ямаш Игәнәйгә-76 яшь.
Опубликовано: 21.01.2014
10 январь- әдәбият, журналистика өлкәсендә үз урынын лаеклы яулап. исемен тарих битләренә мәңгегә язып калдырган шагыйрь, прозаик, публицист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, «Керәшен сүзе» газетасының беренче редакторы, дистәгә якын китаплар авторы Ямаш Игәнәйгә(Ананий Малов) 76 яшь тулган булыр иде. Һәм ул, үзенә генә хас тыйнаклык белән, бәлки, үзе турында сүз башлар иде. Үзе безнең арада булмаса да, аның башланган эше тукталмады. Ананий Малов әдәбият дөньяснда Ямаш Игәнәй булып яши. Аның укучысына калдырган шигырьләре тирән мәгънәле. Аларның берничәсен генә дә кулыңа алып укысың, бер елга җитәрлек аталар сүзен тоясың. Шуның өчен калын урманнар хуҗасы имән агачыдай ныклы, урман җимешләредәй шифалы, саф һавасыдай чиста аның фикерләре. һәм иң әһәмиятлесе: ул бүген дә шигырьләрендә яши.
Ананий Нестерович Малов 1938 елда Сарман районы Ләке авылында дөньяга килә. 1955 елда Сарман урта мәктәбен, 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлый. Башкортстанда урман хуҗалыгында эшли. Сарман районының Рантамак һәм Азалак авылларында балалар укыта, читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Диплом алгач, Баулы һәм Мамадыш район газеталары редакциясендә эшли.
1978 елдан алып Ямаш Игәнәй Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә. «Керәшен сүзе»гәҗитен, «Аргамак» журналына нигез сала.
1997 елның 1 мартында 60 нчы яшендә Ямаш Игәнәйнең гомере өзелә. Ләке авылы зиратына җирләнә.
К списку новостей















