Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лякинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ - Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423366, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Ляки, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-594-66-80 |
| E-Mail: | Gtnhjd12345@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ЛООШ ( МБОУ Лякинская ООШ) |
| Руководитель: | Давлетшина Эльмира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 12+5 |
| У нас учат: | 10 |
Новости
Покрау бәйрәме.
Опубликовано: 14.10.2015Ул үзе "покров" сүзеннән алынган, ягъни татар телендәге "каплам", "япма" мәгънәләренә туры килә. Покрау керәшеннәр билгеләп үтә торган 12 бәйрәм рәтендә йөрмәсә дә, зур бәйрәмнәрдән санала. Аның 11 октябрьдә билгеләп үтелә торганы Кече Покрау дип атала. Ул үзенә күрә көзне озату, кышны каршылау булып тора. Бу көнне керәшен өйләрендә җимеш пироглары пешерелә. Аларның эчлекләре көзге табигать хәзинәләреннән - алма, балан, миләш, гөмбә һ.б.лардан әзерләнә. Бу көнне яшь әтәч ите белән аш-су өлгертәләр.
14 октябрьдә бәйрәм ителә торганы Олы Покрау, дип атала. Ул безгә христиан дине белән бергә Константинопольдән килеп кергән. Әмма ул элекке заманнарда ел фасылының бер чорында табигать үзгәрешләренә туры китереп үткәрелә торган бәйрәм булган. Ул бары тик 910 елда гына Византия императоры әмере нигезендә дини бәйрәм итеп үткәрелә башлый. Константинополь шәһәрендә 910 елда, безнең бабаларыбызның күпчелеге әле христиан диненең нәрсә икәнлеген дә белмәгән вакытта, Византия халкына Влахера храмында Изге Кыз Мария рухы иңә. Бу гаҗәеп күренеш шаһитлары сөйләвенә караганда, ул табынучылар өстендә ак җәймәсен (омофор) җәеп җибәргән һәм дөньяны кайгы-хәсрәт һәм газап чигүләрдән коткару турында дога укыган.
Хәзер Изге Кыз Мария җәймәсе көнен (Покрау-Покров), көзге кыр эшләре төгәлләнгән һәм көтү кергән көн буларак билгеләп үтәләр. Гомумән, авыл халкы бу көнгә кырга бәйләнгән барлык эшләрен төгәлләп куярга тырыша, чөнки Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана. Шуңа күрә Покрау үтте - кыш җитте, ди халык. Бу сүзләрдә зур хаклык бар.
Бу чорда көзге эшләр тәмамланган, ә язга хәзерлек әле башланмаган була. Шунлыктан халык бераз бушанып, ял итеп ала. Авыл халкы өчен ул бер үк вакытта туйлар чоры башлануны да аңлата.
Покрау көнне төштән соң борыныңны җилгә каршы тотсаң, нинди кыш киләчәген дә сиземләп була икән. Күп белүче агайларның сүзенә караганда, Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор.
Покрауда соңгы тапкыр гөмбә җыялар.
Покраудан терлекләрне абзарда асрый башлыйлар.
Покраудан Качмануга кадәр авыл егетләре читкә китеп эшләп кайтканнар.
Бу айда туйлар күп булган.
Покраудан көзге ярминкәләр, аулак өйләр башланган.
К списку новостей















