Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423358, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Муртыш-Тамак, ул. Советская, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-594-52-22 |
| E-Mail: | murtamak@list.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муртыш-Тамакская ООШ" |
| Руководитель: | Гайнанова Чулпан Раифовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | учащихся 31, воспитанников 10 |
| У нас учат: | 12 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Муртыш-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Безнең хоккейчылар! 28.03.2018

Мәктәп янында эшләп килүче "Дулкын" командасы хоккейчылары үзләре уйнаган команда белән финалга чыгып, Лениногорск шәһәрендә республика күләмендә уздырылган ярышта 3 урынны алдылар!
-
Т.Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның V республика конференциясендә 27.03.2018

Халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Т. Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның V республика конференциясендә безнең укучыбыз Дипломант!
-
Ата-аналар җыелышы 23.03.2018

Мәктәбебездә 3нче чирекне тәмамлар алдыннан әти-әниләр өчен җыелыш булды. Җыелышта әти-әниләр Сарман аграр көллияте белән таныштылар-аларга ролик тәкъдим ителде. Аннары Сарман гимназиясе каршында эшләп килүче педагогик-психологик үзәкнең психологы Гарайшина Г.Р. чыгыш ясады. Җыелышта 3нче чиреккә йомгак ясалды, нәтиҗәләр әти-әниләргә җиткерелде.
-
Укучыларның "Беренче адымнар" дип аталган фәнни-гамәли конференциясендә без Призер! 23.03.2018

Башлангыч сыйныф укучылары арасында ел да уздырыла торган "Беренче адымнар" фәнни-гамәли конференциядә безнең укучыбыз Призер булды! Афәрин!
-
"Без бергә" фестивале 21.03.2018

Район күләмендә уздырылган "Без бергә" фестивалендә безнең укучыларыбыз җыр башкару осталыгы һәм кул эшләренә күргәзмә белән катнаштылар. Җыр башкару осталыгы буенча укучыбыз Призер булды һәм киләсе турга үтте.
-
Безнең бурыч-хокук бозуларны булдырмау! 20.03.2018

Мәктәбебездә гомуми белем бирү мәктәпләре арасында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау отрядлары арасында район күләмендә ярыш булды. Ярыш отрядлярны презентацияләү, эш проектын яклау һәм хәрби эзерлек смотры этапларына буленде. Һәр команда зур эзерлек белән килгән иде. Укучылар үзләренең эшчәнлекләрен яклап, торле этапларда бары тик яхшы яктан гына искә алырлык итеп чыгыш ясадылар! Илексаз мәктәбе үзләренең кием формалары белән аерылып торсалар, Азалак мәктәбе отряды узенең эшчэнлек проктын бик оста яклады, Кәүҗияк, Мортамак мәктәбе отряды хәрби эзерлек смотрында бик яхшы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, Мортыштамак һәм Александровка мәктәбе отрядлары 2нче урында, ә 1нче урында - Кәүҗияк мәктәбе отряды! Булдырдыгыз, укучылар!
-
Баскетболда без 2 урында! 16.03.2018

Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында уздырылган баскетбол ярышында без 2нче урынны алдык!
-
Балаларга-тамаша /Представление детям 16.03.2018

Мәктәбебездә “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен Р.Батулланың “Албасты” әсәре буенча тамаша күрсәтелде.
-
Кызларның баскетбол командасы 15.03.2018

Таныш булыгыз-бу кызлар безнен баскетболчы кызларыбыз!
-
“Фатих Кәрим – герой шәхес” дип аталган районара фәнни-тикшеренү конференциясендә 14.03.2018

Бүген Сарман гимназиясендә “Фатих Кәрим – герой шәхес” дип аталган районара фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелде.Конференциядә безнең укучыбыз катнашып III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Молодец!





