Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сармановский аграрный колледж" / “Сарман агарар көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сармановский район, село Сарманово, ул.Ленина, дом 37 |
| Телефон: | +7(855)-592-53-53; +7(855)59-2-45-60 |
| E-Mail: | pu91@mail.ru, Pu91.Sar@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Сармановский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Агелтдинов Зубаер Зайнетдинович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 463 |
| У нас учат: | 34 |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сармановский аграрный колледж" / “Сарман агарар көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Язгы кыр эшләре төгәлләнде 21.05.2021

Язгы кыр эшләре төгәлләнде
Бу көннәрдә Сарман аграр көллиятенең өйрәнү-тәҗрибә мәйданында язгы кыр эшләре төгәлләнде. Иң соңгы культура булып, бодай чәчелде. Барлыгы 766 га мәйданда арпа, рапс һәм бодай игелде. Хәзер инде, шифалы яңгырлар булып, бөртекләрнең бердәм тишелеп чыгып, игенчеләрне куандырып, мул уңыш үстерәсе генә калды.
Язгы кыр эшләрендә, һөнәргә өйрәтү остазлары белән беррәттән, укучылар да зур өлеш керттеләр. Ул шулай булырга тиеш тә. Булачак авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторист-машинистлары һәм техник-механиклары техниканы гына түгел, ә җирдә эшләү һөнәри күнекмәләрен дә, җир, икмәк кадерен дә белеп үсәргә, осталыкка өйрәнергә тиеш. Бу хезмәтнең нәтиҗәсе инде озакламый күкрәп үскән игеннәрдә, алтын башакларда күренәчәк тә. Игенче өчен шуннан да зур бәхет була аламы!?
Сарман аграр көллияте дирекциясе директор Әһелтдинов Зөбәер Зәйнетдин улы исеменнән язгы кыр эшләрендә намуслы тырыш хезмәт куйган, көнне төнгә ялгап эшләгән барлык хезмәткәрләргә һәм укучыларга үзенең тирән рәхмәтен җиткерә.