Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу
07.05.2019
Илебездәге бик күп истәлекле көннәр арасыннан бары тик берсе мәңгелек: 1945 нче елның язында сугыш беткән көн. Бүгенге тыныч, азат һәм бәхетле тормыш өчен миллионнарча корбаннар, кан һәм күз яше аша яулап алынган Бөек Биңү көне ул.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга быел 74 ел була. Җиңү алып килгән язлар да һаман бездән ераклаша, ветераннар сафы да елдан ел сирәгәя бара. Килер бер көн: бу сугыш тарих битләрендә генә калыр. Шуңа күрә, шаһитларның
“Исән чакта кадерләрен белеп,
Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен.
Эшләр, сүзләр калыр,
Саклап булмас
Музейларда мәңге үзләрен”.
Бөек Җиңү көне алдыннан Сарман аграр көллияте студентлары Бөек Ватан сугышы ветераннары Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улы һәм Хәлимов Мисхәт Хәлим улы белән очраштылар. Көллиятнең өстәмә белем бирү укытучысы Зиннәтуллина ЭнÒ