Габдулла Тукай иҗатына багышланган Республика бәйгеләре
02.05.2023
Габдулла Тукай иҗатына багышланган Республика бәйгеләре
ДАҺБУ “Сарман аграр көллияте” нең 14 нче төркем талибәсе Шәкүрова Ильвина Илфат кызы “Без – Тукай оныклары” Республика бәйгесендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Бәйге шартлары шактый катлаулы иде. Сайлап алу турында бәйгедә катнашучылар Тукайга атап хатлар яздылар, II турда шагыйрьнең тормыш юлы буенча тест биремнәре эшләделәр, III тур исә Тукай иҗатына багышланган аерым биремнәрдән тора иде, IV турда шагыйрьнең үзләре яраткан шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.
Талибәне бәйгегә әзерләүчеләр: Зиннәтуллина Энҗе Әбүләес кызы һәм Сәфәргалина Ризеда Сабур кызы.
Бәйгене оештыручылар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, ДАҺБУ “Л. Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы”.
Шәкүрова Ильвина Илфат кызын тагын бер җиңүе белән котлыйбыз.
<