Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Белем бәйрәме - 2016 01.09.2016

-
2016-2017 нче уку елында 13 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керделәр. 01.09.2016

-
Хөрмәтле юбилярларыбыз - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сахапова Р.Г. һәм физик культура укытучысы Хаков Б.Ф. 25.08.2016

-
Помоги собраться в школу 12.08.2016

Сегодня в Сарманове прошла акция "Помоги собраться в школу". В этой акции участвовала и наша будущая первоклассница Шакирзянова Гузель, которая получила портфель с школьными принадлежностями.
-
Без беренче 12.08.2016

Бүген Сарманның "Дулкын" бассейнында йөзү буенча ярышлар булды. Анда безнең ветеран укытучыларыбыз катнашты. Сафина Нурия Халиулла кызы I урынны алды һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Йөзү буенча ярыш 12.08.2016

Сарманда ветеран укытучылар өчен үткәрелгән йөзү ярышында безнең мәктәбебезнең физкультура укытучысы Хаков Басыйр Фәйзелхак улы III урынны алды һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Чыгарылыш 25.06.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булды.
Гыйлем туплау җиңел түгел,
Һаман алга барыгыз.
Ни очраса да юлыгызда,
Кеше булып калыгыз!
-
Чыгарылыш 24.06.2016

Бүген укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә бүгенге көн чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәре булып хәтердә калыр. Безнең мәктәпне быел ике укучы тәмамлады: Абдуллина Эльза һәм Фарукшин Булат.
Әйләнәдә - гөлләр.
Тормыш якты,
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,
Горурлана һәркем бу көндә.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле юл сезгә укучылар -
Калабыз без шушы теләктә.
Ак юллар сезгә, балалар!
-
Лагерьдә сабантуй! 21.06.2016

Менә лагеребезнең соңгы көннәре дә килеп җитте.Бер дә аерыласы килми! Шундый рәхәт һәм күңелле булды безнең лагеребездә! Бүген бездә сабантуй булды! Барлык балалар да төрле ярышларда катнашып, үзләренең уңганлыкларын, өлгерлекләрен күрсәттеләр!
-
Хәзинә эзләдек! 18.06.2016

Бүген лагеребездә бигрәк күңелле булды: "Алдакчылар" конкурсыннан соң, безнең балаларыбыз карта белән пиратлар яшереп киткән хәзинәне эзләделәр. Һәм әлбәттә, таптылар!









