Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Новости МБОУ "Саклов-Башская СОШ" Сармановского муниципального района РТ
Китапханәдә – кунакта. 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Габдуллина Альфира Биҗан кызы белән, туган телебез, гореф-гадәтләребезне саклау максаты белән, Саклаубаш авыл китапханәсенә китапханә мөдире белән очрашуга бардылар. Мифтахова Раилә кунакларны бик җылы каршы алды. Укучыларны тат ар телендә чыгучы журналлар, алардагы яңалыклар, яңа бастырылып чыгарылган төрле жанр китаплары белән таныштырды. Китапханәдә 14429 китап, 688 китап укучы исәпләнә. Китапханә искиткеч бай: проза драма әсәрләре, шигырь җыентыклары, сүзлекләр, терминнар китаплары, күпсанлы альбомнар, якташ шагыйрьләребез Дамир Гарифуллин, Вәсимә Хәйруллина үзе бүләк иткән автобиографик һәм тагын күптөрле эчтәлектәге китаплар бар. Укучылар зур кызыксыну белән китапханә буйлап экскурсиядә йөрделәр, киштәләрдәге китаплар рәтен карадылар, русча, татарча, балалар өчен тезелеп куелган китаплар белән таныштылар. Соңыннан бик теләп үзләренә укырга әкият, мәкаль, детектив, драма, шигырь, повесть, хикәя кебек кызыклы жанр әсәрләре алып, күп укырга, күп белергә, туган телне яратырга, китапханәгә еш йөрергә сүз биреп кайтып киттеләр.
Опубликовано: 08.12.2016К списку новостей









