Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шарлиареминский детский сад "Ромашка" Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул.Школьная, д.55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-40 |
| E-Mail: | hadieva73@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шарлиареминский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Хадиева Гульнора Камилжановна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 5 воспитанников (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шарлиареминский детский сад "Ромашка" Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2023

Нәүрүз-татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе.Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә.Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр катнашында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.Балалар кыш белән язның көрәшен күзәттеләр,төрле уеннарда катнаштылар.Соңыннан Нәүрүзбикә балаларны коймак белән сыйлады.
-
Стенд "Тарих битлләрен ачып" 17.03.2023

2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы буларак билгеләп үтелә. Укытучы...Бүген галим дә,ташчы да,иген игүче дә синең олы исемең алдында баш ия.Шул уңайдан, бакчабызда эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветаннарына багышлап стенд ясалды.
-
Безнең уңышлар. Наши достижения! 17.03.2023

Воспитательница Гатиятуллина Эльмира Наиловна награждена Дипломом III cтепени в номинации "Лучший исполнитель стихов среди педагогов" Республиканского конкурса чтецов стихов Роберта Миннуллина на татарском языке среди детей дошкольного возраста,родителей, и педагогов дошкольных образовательных учреждений "Күчтәнәч"
-
Тәрәз төбендәге бакча 13.03.2023

Бу проект балаларның яшелчәләр турында күзаллауларын киңәйтә. Аларның кызыксынучанлыкларын һәм күзәтүчәнлекләрен үстерүгә булыша. Балаларга кеше табигатьнең бер өлеше булуын, табигатьне сакларга һәм якларга кирәклеген формалаштыра.
Огород на подоконнике в детском саду способствует развитию любознательности и наблюдательности у детей, это помогает лучше познать растительную жизнь.
-
Суган утыртабыз 10.03.2023

Без,бүген бакчабызда,балалар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты,балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү,суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү,суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру. Сегодня дети сажали лук.Основная цель данного эксперимента это развитие желания выращивать лук,воспитывать трудовые навыки,понять как важен этот витамин в зимний-весенний период.
-
8 март-әниләр бәйрәме! 07.03.2023

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – сездә! Әниләр! Яз сулышы гаиләләрегезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Аллаһы Тәгалә сезне рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, балаларыбыз тәрбияле, көннәрегез ямьле булсын.
-
Әниләргә бүләк! 03.03.2023

Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
-
Безнең уңышлар. Наши достижения! 28.02.2023

Республиканский конкурс "Защитнику Родины посвящается-2023"
-
Бәйрәм белән,әтиләр! 22.02.2023

Кадерле әтиләр, абыйлар, бабайлар һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәвегезне телибез.
-
Ватанны саклаучылар көне 20.02.2023

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм диеп
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.








