МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1158 учащихся (в том числе иностранных граждан - 0) |
| У нас учат: | 65 педагогических работника |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Итоговая линейка 26.10.2023

Сегодня прошли линейки для всех учеников нашего лицея. На линейках ученикам напомнили о правилах безопасности во время осенних каникул. Были награждены призеры и победители школьного этапа Всероссийских и Республиканских олимпиад.
Бүген безнең лицейның барлык укучылары өчен линейкалар узды. Линейкаларда укучыларга көзге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының мәктәп этабы призерлары һәм җиңүчеләре бүләкләнде.
-
Разговоры о важном 23.10.2023

Сегодня после традиционной линейки и поднятия государственных флагов Российской Федерации и Республики Татарстан в 1-11 классах прошли классные часы из цикла "Разговоры о важном", посвященные Дню подразделений специального назначения. Учащиеся ознакомились с видами подразделениями специального назначения, беседовали о важности защиты мирной жизни людей для их благополучия и трудовой деятельности.
Бүген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларының күтәрелүеннән соң 1-11 нче сыйныфларда махсус билгеләнештәге подразделениелщр көненә багышланган "Мөһим турында сөйләшүләр" циклыннан сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар махсус билгеләнештәге подразделениеләр төрләре белән таныштылар, кешеләрнең тыныч тормышын аларның иминлеге һәм хезмәт эшчәнлеге өчен саклауның мөһимлеге турында сөйләштеләр.
-
Көз сылуы Сөмбелә 20.10.2023

19 октября прошел районный этап городского конкурса ”Көз сылуы Сөмбелә". Наш лицей представила ученица 6 В класса Хабибуллина Дина. После успешного прохождения всех этапов Дина прошла в городской тур, заняв 1-е место. Поздравляем Дину и ее одноклассников с победой. Желаем удачи и на городском этапе. Выражаем благодарность учителям за подготовку учеников.
19 нчы октябрь көнне “Көз сылуы Сөмбелә” шәһәр конкурсының район этабы үтте . Безнең лицей данын 6 нчы В сыйныфы укучысы Хәбибуллина Динә яклады. Төрле биремнәрне уңышлы үткәннән соң, Динә1 нче урынга лаек булып, шәһәр турына үтте. Динәне, аңа ярдәм иткән сыйныфташларын җиңү белән котлыйбыз. Шәһәр турында да уңышлар телибез. Укучыларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Татар кызы, Татар егете - 2023 20.10.2023

Сегодня прошел районный этап конкурса "Татар кызы, Татар егете - 2023". Нашими конкурсантами стали учаәиеся 9В класса Нигматуллина Саида и Вафин Султан. В первом, ознакомительном этапе конкурса участники продемонстрировали себя, свои способности, свои достижения. Во втором этапе конкурса участники представили татарские народные традиции. Успешно выступив, Нигматуллина Саида заняла 1 место, а Вафин султан получил звание "Татар егете - 2023" и прошел в городской этап. Поздравляем наших учеников и их руководителей и желаем успехов!
Бүген "Татар кызы, Татар егете - 2023" бәйгесенең район этабы узды. Безнең конкурсантларыбыз 9 нчы В сыйныфы укучылары Нигмәтуллина Сәйдә һәм Вафин Солтан иде. Бәйгенең беренче, танышу өлешендә, катнашучылар үзләре, сәләтләре, җиңүләре белән таныштырып киттеләр. Бәйгенең икенче этабында катнашучылар татар халык традицияләрен тәкъдим иттеләр. Уңышлы чыгыш ясап, Нигмәтуллина Сәйдә 1 нче урынга лаек дип табылды, ә Вафин Солтан "Татар егете - 2023" исеменә лаек булды һәм шәһәр этабына узды. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Равнение на Победу 17.10.2023

С 13 по 14 октября наша команда юнармейцев принимала участие в Республиканских соревнованиях среди юнармейских отрядов "К защите Родины готов" в рамках Всероссийского слета юных патриотов России "Равнение на Победу" физкультурно-спортивного комплекса "Готов к труду и обороне" (ГТО). Показав отличные результаты, наша команда заняла почетное 2 место! Поздравляем наших учащихся и их руководителя!
13-14 нче октябрь көннәрендә безнең Юнармия командасы "Ватанны сакларга әзер" Бөтенроссия яшь патриотлар слеты кысаларында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" физкультура-спорт комплексының (ГТО) слеты кысаларында Юнармия отрядлары арасында республика ярышларында катнашты. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, безнең команда мактаулы 2 нче урынны алды! Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз!
-
Международное исследование PISA 17.10.2023

17-18 октября 2023 года ученики нашего лицея принимают участие в региональной оценке качества образования по модели международного исследования PISA.
2023 елның 17-18 нче октябрендә безнең лицей укучылары PISA халыкара тикшеренү моделе буенча белем бирү сыйфатын региональ бәяләүдә катнашалар.
-
Татарча диктант 14.10.2023

13 октября наш лицей принял участие во всемирной акции "Татарча диктант". Всего приняло участие около 100 человек, самому младшему из которых 12 лет, а самому старшему 65 лет. Диктант прошел в спокойной, комфортной обстановке. Работы написаны прекрасными почерками. Такие мероприятия имеют большое значение в формировании у подрастающего поколения, а также у широкой общественности позитивного отношения к нашему языку, интереса, стремления к сохранению языка.
13 нче октябрь көнне татар теленнән дөньякүләм “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе уздырылды. Әлеге акция "2014–2020 нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылып килә. Татарча диктант — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү ул. 149 нчы лицей ел саен бу акциядә актив катнаша. Быел да 100 гә якын кеше диктант язды. Диктант язарга татар телен яраткан, аның язмышы өчен җан атып торучылар җыелган иде. Катнашучыларны яшь ягыннан караганда, иң кечесенә – 12 яшь, иң өлкәненә 65 яшь иде. Диктант тыныч, уңайлы мохиттә узды. Эшләр искиткеч матур почерклар белән дә язылган. Мондый чаралар яшь буында гына түгел, киң җәмәгатьчелектә дә телебезгә карата уңай мөнәсәбәт, кызыксыну, тел сагында торуга омтылыш уятуда бик зур әһәмияткә ия.
-
Посвящение в ряды Юнармии 14.10.2023

14 октября в Казанском высшем танковом училище учащиеся 5-ых классов приняли участие в традиционном торжественном мероприятии "Принятие клятвы Юнармейца". Клятву Юнармейца принимал Начальник Регионального Штаба ВВПОД "Юнармия" РТ генерал-майор А.И. Бородин и Начальник Штаба г. Казани Р.Я. Хабибрахманов. Верим, что слова Клятвы надолго останутся в памяти наших детей и станут руководством к действию.
14 нче октябрь көнне Казан югары танк училищесында 5 нче сыйныф укучылары "Юнармия антын кабул итү" традицион тантаналы чарасында катнаштылар. Юнармеец антын ТР "Юнармия" ВВПОД төбәк Штабы начальнигы генерал-майор А.И. Бородин һәм Казан шәһәре Штабы начальнигы Р. Я. Хәбибрахманов кабул итте. Ант сүзләре балаларыбызның хәтерендә озак калыр һәм гамәлгә җитәкчелек булыр дип ышанабыз.
-
Котлыйбыз! 12.10.2023

12 октября в Казанском институте кооперации прошла IV республиканская конференция “Прошлое и настоящее татарских купцов и меценатов”. Он был посвящен Году родного языка и единства народов Татарстана. Подведены итоги конкурса на тему "Прошлое и настоящее татарских купцов и меценатов". Конференцию открыл директор Института истории имени Шигабутдина Марджани Академии Наук Республики Татарстан Радик Салихов. В конференции принял участие ученик 6 Б класса Шарипов Надир. Он представил игру "Хәйрияче Дәрдмәндне беләсезме?". Искренне поздравляем Надира и подготовивших его учителей с получением диплома II степени, желаем дальнейших успехов!
12 нче октябрь көнне Казан кооперация институтында “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” IV Республика конференциясе үтте. Ул Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” дигән тема буенча уздырылган конкурска нәтиҗә ясалды. Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов башлап җибәрде. Әлеге конференциядә 149 ынчы лицейдан 6 нчы Б сыйныфы укучысы Шәрипов Надир катнашты. “Хәйрияче Дәрдмәндне беләсезме?” уенын тәкъдим итте. Надирны, аны әзерләгән укытучыларны II дәрәҗәдәге диплом алуы белән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Посещение ДК "чулпан" 10.10.2023

10 октября учащиеся 3 Б класса и их родители посетили дом культуры "Чулпан", чтобы посмотреть музыкальный спектакль "Мырау батыр". Спектакль получился очень веселым. Дети и родители разошлись в хорошем настроении.
10 нчы октябрь көнне 3 нче Б сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре "Чулпан" мәдәният йортына "Мырау батыр" музыкаль спектаклен карарга бардылар. Спектакль бик күңелле булды. Балалар һәм әти-әниләр күтәренке кәеф белән таралышты.




