МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1158 учащихся (в том числе иностранных граждан - 0) |
| У нас учат: | 65 педагогических работника |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Бәхет өләшик" исемле хәйрия ярминкәсе 12.05.2017

Хөрмәтле әти-әниләр!
Татарстанда хәйрия хәрәкәте үзенең чикләрен киңәйтә бара. Изге гамәлгә багышланган чаралар күбәя, масштаблар үзгәрә, яңа мәйданнар ачыла. Мондый проектларга балаларның, яшьләрнең тартылуы аеруча сөенечле күренеш.
21нче майда "Туган авылым" күңел ачу комплексында Казан шәһәренең 149нчы номерлы татар телендә белем бирүче лицейда укучылар, укытучылар коллективы, ата-аналар "Бәхет өләшик" исемле хәйрия ярминкәсе оештыра. Шәһәркүләм масштаблы чараның максаты – ярдәмгә мохтаҗ булган авыру балаларга ярдәм итү.
"Бәхет өләшик" ярминкәсенең рәсми ачылышына Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гыйлфанов Гафаров улы, шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Гәрәй улы Хадиуллин, эшкуар, "Эшмәкәрләр фабрикасы" проектын булдыручы Айдар Нәфис улы Булатов, депутатлар һ.б көтелә.
Чараның көн тәртибе:
10:00 – ачылылу тантанасы.
10:30-20:00 - ярминкә мәйданнары эшли башлый. Биредә кул эшләрен сату, төрле мастер-класслар, балалар өчен аерым зур мәйдан, егетләргә махсус зона (тир, роботлар көрәштерү, вертуаль чынбарлык күзлекләрен кию мөмкинлеге) каралган.
14:00 - 16:30 - лекторий. Төрле өлкә белгечләре (педагогика, мотивация, үз-үзеңне үстерү, әйләнә-тирә мөхитне саклау һ.б.) тәҗрибә уртаклаша.
17:00 – 19:00 – Татар эстрадасы йолдызлары концерты. Чарада Сәйдә Мөхәммәдҗанова, Рамиль Закиров, "Ямьле" төркеме, Илназ Гарипов, Илназ Сафиуллин, Лилия Хәйруллина, Мөнир Рахмаев һ.б чыгыш ясый.
Хөрмәтле, әти-әниләр! Сезнең барыгызны да бу ярминкәдә актив катнашырга чакырабыз. Ярминкәдә сату өчен кул эшләре белән катнашып, хәйрия концертына билетлар сатып алып үзегезнең ярдәмегезне кертүегезне сорыйбыз.
Сораулар белән сыйныф җитәкчеләренә, директор урынбасары Халидә Миннехановнага мөрәҗәгать итә аласыз.
Зур ихтирам белән,
149 нчы лицей директоры
Фирдәүз Габделнур кызы Вафина
-
“Үлемсез полк” 09.05.2017

Бөтендөнья “Үлемсез полк” акциясе кысаларында лицей укучылары, әти-әниләр, укытучылар бергәләшеп, сугыш батырлары фотоларын күтәреп Казан урамнары аша уздылар.
-
Классный час в честь празднования 72-й годовщины ВОВ 06.05.2017

-
“Җыр һәм строй смотры” 05.05.2017

5 май көнне “Салют, Җиңү” район бәйрәмендә лицей коллективы актив өлеш кертте. “Чемодандагы музей” экспозициясе, “Җыр һәм строй смотры” җиңүчеләре чыгышында 5, 6, 10 сыйныф командалары, бәйрәм прологының “Көтү”, “Сугыш” композицияләрендә 8 сыйныф укучылары, “Үлемсез полк” акциясе сафларында 6 һәм 7 сыйныф укучылары чыгыш ясады.
-
“Георгиевская лента” викторинасы 05.05.2017

5 май көнне укучыларны патриотик рухта тәрбияләү, 1941-1945 елардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу максатыннан 5-11 сыйныф укучылары өчен “Георгиевская лента” викторинасы уздырылды.
-
“Йөрәкләрдә, телләрдә мәңгелек Тукай” 27.04.2017

26 нчы апрель - бөек шагыйребез Г.Тукай туган көн. Бу көн татар милләте өчен зур бәйрәм. 149 нчы лицей укучылары да олылап Тукаебызны искә ала. “Йөрәкләрдә, телләрдә мәңгелек Тукай” дип аталган шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең шәһәр турында җиңеп чыгучы укучыларыбыз Милли музейда Тукайга багышланган шигырь бәйрәмендә чыгыш ясадылар. Котлыйбыз җиңүчеләрне!
-
Шигырь бәйрәме 27.04.2017

Лицейда Г.Тукай айлыгы планы нигезендә “Шигырь бәйрәме” үтте. Һәр сыйныфтан иң матур шигырь сөйләүче катнашты. Алар арасында шәһәркүләм «Илебездә, телебездә,күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек» бәйгесендә 1нче дәрәҗә лауреат булган укучыларыбыз : Низамов Ильяс (1сыйныф), 2 нче дәрәҗә лауреат Даминов Ришат (3 сыйныф), Каюмова Камилла (7сыйныф) чыгыш ясады. Бәйрәм, Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Мин татарча сөйләшәм 26.04.2017

Лицеебызның 7в сыйныфы укучылары (Мингалимова Г.Р.- сыйныф җитәкчесе) Бауман урамында оештырылган “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаштылар. Анда оештырылган төрле уен, бәйгеләрдә катнашып кайттылар. Бу бәйгенең бик кирәкле булуын һәм анда катнашулары белән горурлануларын белдерделәр.
-
"Татар моңы" фестивале 20.04.2017

20 нче апрель көнне лицеебызда "Татар моңы" фестивале булып узды. Татар халык җырларын укучыларыбыз бик матур итеп җырладылар.
-
"Ислах" утырышы 19.04.2017





