МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1158 учащихся (в том числе иностранных граждан - 0) |
| У нас учат: | 65 педагогических работника |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Шаяннар һәм тапкырлар 07.05.2013

7нче май көнне “Ак барс” яшьләр үзәгендә “Шаяннар һәм тапкырлар клубының” финал уеннары узды. Лицеебызның “Урындык” командасы әлеге уеннарда икенче урынны яулады. Укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, киләсе уеннарда да сынатмаслар дип ышанып калабыз!
-
Внеклассное мероприятие по курсу ОБЖ 30.04.2013

В 3 Г классе было проведено внеклассное мероприятие с просмотром видеоролика, посвященное теме обеспечения безопасности жизни. Дети подготовили доклады об истории пожарной охраны России. Ученики узнали много познавательного, и как вести себя во время пожара.
-
"Без - Тукай оныклары" 29.04.2013

Район күләм уздырылган “Без –Тукай оныклары” бәйгесендә катнашып, Гран-при яулаган егетебез-
1 “Г” сыйныфы укучысы (җитәкчесе Гадеева А.Ф.)
Насыйбуллин Саматны җиңүе белән котлыйбыз.
-
"Күңелебездә Тукай мәңгелек” 29.04.2013

“Илебездә, телебездә, күңелебездә Тукай мәңгелек” шәһәр бәйгесендә катнашып 1“Г” сыйныфы укучысы Габитова Ралинә (“Туган авыл” шигыренә композиция - җитәкчесе Гадеева А.Ф. һәм 3“В” сыйныфы укучысы Бикмуллина Әминә (“Су анасы”) - җитәкчесе Нигъмәтуллина Г.А. III урыннар яулап кайттылар. Афәрин, кызлар!
-
Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2013

26нчы апрель иртәсе сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәмчә башланып китте. Укучыларга фойеда шагырьнең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган презентацияләр карау тәкъдим ителде. Шулай ук, дәресләр башланганчы, Тукай әсәрләре яңгырады.
-
"Шигырь бәйрәменә" сәяхәт 26.04.2013

26нчы апрельдә 10нчы һәм 9нчы сыйныф укучылары Ирек мәйданындә үткәрелгән “Шигырь бәйрәменә” сәяхәт кылдылар.
26 сында шулай ук укучылар Бауман урамында “Үзебез” яшьләр хәрәкәте ярдәмендә оештырылган “Мин татарча сөләшәм” акциясендә катнаштылар.
-
"Язлар безгә Тукай белән килә" 26.04.2013

26 апрель - сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, туган тел бәйрәме, шигърият ае. Бүген безнең лицейда да иртә таңнан бәйрәм гөрли. Һәр укучыны фойеда Тукайның моңлы көйләре каршы ала.
Китапханә актлар залында 1 нче сыйныфлар өчен "Язлар безгә Тукай белән килә" дип аталган музыкаль композиция оештырды.
Тукайның "Туган теле" аша укучылар күңелендә шигърияткә карата җылы хисләр кабынды.
-
"Туган телем - Тукай теле" 26.04.2013

3 В сыйныфы укучылары 2-4 нче сыйныфлар өчен Габдулла Тукайга, туган телгә багышланган "Туган телем - Тукай теле" - дигән әдәби-музыкаль кичә үткәре.
Бүгенге чаралар бик күңелле узды. Туган телебез - Тукай теле аша телебезгә булган хөрмәт укучыларда тагын да җылы мөнәсәбәт уятты.
-
"Мин татарча сөйләшәм" 25.04.2013

25 нче апрельдә лицейның “Ислах” укучылар үзидарәсе “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Туган телеңне беләсеңме?”дигән квест үткәрде. 7, 8, 9 нчы сыйныфы укучылары билгеләнгән станцияләрдә туктап халкыбызның гореф-гадәтләренә, халык авыз иҗатына, әдәбиятка кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук аларга кызыклы биремнәр дә тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә I урынны – 7Б сыйныфы, II урынны – 8Б, III урынны- 7А сыйныфы яулады.
-
"Патриотик җыр" бәйгесе 24.04.2013

24 нче апрельдә Бөек җиңүнең 68 еллыгына багышланган “Патриотик җыр” бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә 1нче сыйныф укучыларыннан алып 10нчы сыйныф укучыларына кадәр катнашты. Укучылар сугыш вакытында җырланган һәм сугыш турында язылган җырларны яратып башкардылар. Бәйге азагында һәр катнашучы да грамоталар белән бүләкләнделәр.




