МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1158 учащихся (в том числе иностранных граждан - 0) |
| У нас учат: | 65 педагогических работника |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Для родителей и учащихся! 09.01.2023

Уважаемые учащиеся и родители! В условиях низкой температуры воздуха и сильных морозов Министерство образования и науки РТ напоминает о возможности отмены занятий при -25℃ в 1-4 классах, -27℃ - в 1-9 классах, -32℃ - в 1-11 классах.
Несмотря на морозы, лицей работает в обычном режиме, занятия проводятся как в очном формате, так и с применением дистанционных технологий в соответствии с расписанием.
Хөрмәтле укучылар һәм әти-әниләр! Түбән һава температурасы һәм көчле салкыннар шартларында ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы дәресләрнең үткәрелмәү мөмкинлеге турында искә төшерә: -25℃ булган очракта 1-4 нче сыйныфларда, -27℃ - 1-9 нчы сыйныфларда, -32℃ - 1-11 нче сыйныфларда.
Салкыннарга карамастан, лицей гадәти режимда эшли, дәресләр көндезге форматта да, расписание нигезендә дистанцион технологияләр кулланып та үткәрелә.
-
С наступающим Новым годом! 29.12.2022

Уважаемые учителя, сотрудники, учащиеся и родители! Поздравляем вас с наступающим Новым 2023 годом! Искренне желаем счастья и здоровья, бодрости и оптимизма, достойных свершений и новых успехов в учебной, профессиональной и творческой деятельности. Дорогие коллеги, благодарим вас за ваш труд, высокий профессионализм, за вашу любовь к детям, за преданность своей профессии и за бесценный вклад в воспитание и обучение подрастающего поколения.
Уважаемые родители, выражаем признательность за то, что являетесь нашими союзниками, за доверие, поддержку и понимание значимости связи семьи и школы.
Дорогие учащиеся, пусть каждый ваш год пребывания в лицее будет полон интересной и плодотворной работы, убеждены, что вы приложите все усилия, чтобы стать образованными и духовно развитыми людьми, ведь в ваших руках будущее нашей великой страны. С праздником всех!
Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, укучылар һәм әти-әниләр! Сезне киләчәк Яңа 2023 нче ел белән котлыйбыз! Чын күңелдән бәхет һәм сәламәтлек, күтәренкелек һәм оптимизм, лаеклы казанышлар һәм уку, һөнәри һәм иҗади эшчәнлектә яңа уңышлар телибез. Кадерле коллегалар, хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, балаларга булган мәхәббәтегез, үз һөнәрегезгә тугрылыгыгыз һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм укытуга бик кыйммәтле өлеш керткәнегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез.
Хөрмәтле әти-әниләр, безнең белән булганыгыз өчен, гаилә һәм мәктәп бәйләнешенең мөһимлеген аңлаганыгыз, ярдәмегез һәм безгә булган ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Кадерле укучылар, сезнең лицейда узган һәр елыгыз кызыклы һәм нәтиҗәле эш белән тулы булсын, белемле һәм рухи яктан үскән кешеләр булыр өчен бар көчегезне куячагыгызга ышанабыз, чөнки бөек илебезнең киләчәге сезнең кулда. Барчагызны да бәйрәм белән!
Зимние каникулы продлятся с 28 декабря 2022 года по 8 января 2023 года. 9 декабря 2023 года - первый учебный день III четверти.
-
Сказка к нам приходит! 27.12.2022

26 и 27 декабря среди 1-4 классов прошёл конкурс спектаклей "Сказка к нам приходит!". На сцене на татарском языке были представлены как и народные сказки, так и сказки разных писателей. Члены жюри оценивали оригинальность сценария, актерское мастерство детей, костюмы, декоративное и музыкальное оформление. Самыми лучшими оказались и получили Гран-при следующие классы: 1"Г" со сказкой "Два петуха", 2"В" - "Волк и семеро козлят", 3"А" - "Водяная", 4"Б" - "12 месяцев". Также после выступлений дети танцевали разные флешмобы. Поздравляем детей и их классных руководителей! Спасибо за организацию педагогу-организатору Г.Ф.Шамсевалиевой и активистам ДОО "Ислах"!
26 нчы һәм 27 нче декабрь көнне 1-4 нче сыйныфлар арасында "Безгә әкият килә!" дигән спектакльләр конкурсы узды. Сәхнәдә татар телендә халык әкиятләре дә, төрле язучыларның әкиятләре дә күрсәтелде. Жюри әгъзалары сценарийның оригинальлеген, балаларның актерлык осталыгын, костюмнарны, декоратив һәм музыкаль бизәлешен бәяләделәр. Гран-при алган иң яхшы чыгышлар итеп түбәндәге сыйнылар табылды : 1 нче "Г" - "Чукмар белән Тукмар" әкияте, 2 нче "В" - "Бүре һәм җиде кәҗә", 3 нче "А" - "Су Анасы", 4 нче "Б" - "12 ай". Шулай ук чыгышлардан соң балалар төрле флешмоблар биеделәр. Балаларны һәм аларның сыйныф җитәкчеләрен котлыйбыз! Оештыру өчен педагог-оештыручы Г.Ф. Шәмсевәлиевага һәм "Ислах" балалар иҗтимагый оешмасының активистларына рәхмәт!
-
Разговоры о важном 26.12.2022

Сегодня, 26 декабря, после линейки и поднятия государственных флагов Российской Федерации и Республики Татарстан, в 1-11 классах прошли классные часы из цикла "Разговоры о важном" на тему "Новый год. Семейные праздники и мечты".
Бүген, 26 нчы декабрь көнне, линейка һәм Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт флагларын күтәргәннән соң, 1-11 нче сыйныфларда "Мөһим турында сөйләшү" циклыннан "Яңа ел. Гаилә гореф-гадәтләре һәм хыяллары" дигән темага сыйныф сәгате узды.
-
Урок Мужества 26.12.2022

Сегодня в лицее для учащихся 8-10 классов прошел Урок Мужества, посвященный 43-й годовщине ввода воиск в ДРА. Перед учениками выступал архитектор, преподаватель КГАСУ и участник СВО Жемков Евгений Владимирович. Он рассказал детям почему решил пойти добровольцем на СВО, с какими трудностями он встретился и дал свои напутствия. После беседы Е.В. Жемков лично наградил ученика 8В класса Лотфуллина Ильяса и ученицу 9А класса медалью "Юнармейская доблесть" I степени, а ученика 9А класса Акмалова Рустама и ученицу 10А класса Кульмамедову Лию медалью II степени.
Бүген лицейда 8-10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби гаскәрләрне ДРАга кертүнең 43 еллыгына багышланган Батырлык дәресе узды. Укучылар алдында КГАСУ укытучысы, архитектор, махсус хәрби операциядә катнашкан Жемков Евгений Владимирович чыгыш ясады. Ул балаларга ни өчен үз теләге белән операциягә барырга булганын, нинди авырлыклар белән очрашканын сөйләде. Әңгәмәдән соң Е.В. Жемков 8 нче В сыйныфы укучысы Лотфуллин Ильясны һәм 9 нчы А сыйныфы укучысы Сагындикова Линаны I дәрәҗә "Яшь армия батырлыгы" медале белән, ә 9 нчы А сыйныфы укучысы Акмалов Рөстәмне һәм 10 нчы А сыйныфы укучысы Кульмамедова Лияне II дәрәҗә медале белән бүләкләде.
-
"Футбольная" ёлка 24.12.2022

Учащиеся нашего лицея приняли в акции "Футбольная ёлка" в рамках Всероссийского фестиваля "Футбол в школе". Ребята своими руками изготовили украшения на новогоднюю ёлку на футбольную тематику.
Лицей укучылары "Мәктәптә футбол" Бөтенроссия фестивале кысаларында "Футбол чыршысы" акциясенә катнаштылар. Балалар үз куллары белән футбол тематикасына уенчыклар ясап чыршы бизәделәр.
-
Региональная акция "Всё решают только знания: разберём со специалистом!" 23.12.2022

23 декабря 2022 года выпускники 11-х классов приняли участие в Акции «Всё решают только знания: разберем со специалистом!» по математике базового и профильного уровней. К проведению акции были приглашены ученики 10-х классов. Они побывали в роли организаторов и общественных наблюдателей при проведении ЕГЭ. Ученики 11-х классов ещё раз ознакомились с процедурой проведения экзамена. Цель Акции: предоставление возможности получения объективной информации о качестве подготовки обучающихся в интересах всех участников образовательных отношений, а также анализ типичных ошибок, допущенных участниками Акции.
2022 нче елның 23 нче декабрендә 11 нче сыйныф укучылары база һәм профиль математика буенча "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!» дигән акциядә катнашты. Акцияне үткәрүгә 10 нчы сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар БДИ уздырганда оештыручылар һәм җәмәгать күзәтүчеләре ролендә булдылар. 11 нче сыйныф укучылары имтихан үткәрү процедурасы белән тагын бер кат таныштылар. Акциянең максаты: укучыларның әзерләнүләре турында объектив мәгълүмат алу, шулай ук акциядә катнашучылар җибәргән типик хаталарны анализлау.
-
Бал-маскарад 23.12.2022

Сегодня, 23 декабря, состоялся бал-маскарад для учащихся 8-11 классов, организованный активистами ДОО "Ислах". У каждого класса была своя тематика для костюмов, которая попалась им путём жеребьёвки. На празднике присутствовали актёры индийских фильмов, герои русских сказок, мультфильма "Миньоны" и "Аладдин", фильма "Гарри Поттер" и многие другие. Учащиеся представили свои визитные карточки, показали себя на подиуме и защищали свои костюмы, и , конечно же, были определены лучшие. Итоги в номинации "Визитная карточка": Гран-при - 8А класс, 1 место - 9Г, 2 место - 9В, 3 место - 11А. Победители в номинации "Мистер и Мисс бала": Гран-при - Даминов Ришат (9Б класс) и Сабирова Сафина (8А класс), 1 место - Акмалов Рустам (9А) и Самигуллина Язгуль (8Б), 2 место - Таллин Тимур (8А) и Гатауллина Саида (8В), 3 место - Кашапов Рамазан (8Б) и Хакимуллина Самина (9Г). Поздравляем и желаем творческого развития!
Бүген, 23 нче декабрь көнне, 8-11 нче сыйныф укучылары өчен "Ислах" балалар иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бал-маскарад булды. Һәр сыйныфның костюмнар өчен җирәбә ярдәмендә билгеләнгән үз темасы бар иде. Бәйрәмдә һиндстан фильмнары актерлары, рус әкиятләре, "Миньоннар" һәм "Аладдин" мультфильмнары, "Гарри Поттер" фильмы геройлары һәм башка бик күпләр катнашты. Укучылар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, үзләрен подиумда күрсәттеләр һәм костюмнарын якладылар , һәм, әлбәттә, иң яхшылары билгеләнде. "Визит карточкасы" номинациясендә нәтиҗәләр: Гран-при - 8 нче А сыйныфы, 1 нче урын - 9 нчы Г, 2 нче урын - 9 нчы В, 3 нче урын - 11 нче А. "Мистер һәм Мисс" номинациясендә җиңүчеләр: Гран-при - Даминов Ришат (9 нчы Б сыйныфы) һәм Сабирова Сафина (8 нче А сыйныфы), 1 нче урын - Акмалов Рөстәм (9 нчы А) һәм Сәмигуллина Язгөл (8 нче Б), 2 нче урын - Таллин Тимур (8 нче А) һәм Гатауллина Сәидә (8 нче В), 3 нче урын - Кашапов Рамазан (8 нче Б) һәм Хәкимуллина Самина (9 нчы Г). Котлыйбыз һәм алга таба да иҗади үсеш телибез!
-
Олимпиадное движение школьников 22.12.2022

Уважаемые коллеги! Закончился муниципальный этап Всероссийской и Республиканской олимпиады школьников. Спасибо учителям, подготовившим учеников, которые достойно представили наш лицей на данном этапе! Отдельная благодарность Ахтямову Р.Р., Хафизову Ф.Г. и Валиеву И.З. за помощь в организации олимпиад! Поздравляем учителей и учеников, завоевавших призовые места! Напоминаем, что республиканский этап начинается 9 января 2023 года.
Хөрмәтле коллегалар! Бөтенроссия һәм республика мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы тәмамланды. Бу этапта безнең лицейны лаеклы тәкъдим иткән укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерәбез! Оештыруда ярдәм иткән Ахтямов Р.Р.ка, Хафизов Ф.Г.ка һәм Валиев И.Җ.ка рәхмәт! Призлы урыннар яулаган укучыларны һәм укытучыларны котлыйбыз! Исегезгә төшерәбез, республика этабы 2023 нче елның 9 нчы гыйнварында башлана.
-
Профилактическая беседа по ПДД 21.12.2022

Сегодня, 22 декабря, в 1-ых классах прошла встреча с инспектором группы ИАЗ 1го батальона полка ДПС ГИБДД УМВД по г. Казани, лейтенантом полиции Ибатуллиным Алмазом Марселевичем. В ходе встречи инспектор рассказал учащимся о том, как правильно вести себя на дорогах, пешеходных переходах и в общественном транспорте, рассказал о детских удерживающих устройствах для автотранспорта и необходимости их использования. Инспектор отметил, что использование наушников с музыкой и мобильного телефона недопустимо при переходе проезжей части дороги. Кроме того он выразил надежду, что развитие понимания опасности при нахождении на проезжей части детьми-пешеходами позволит снизить дорожно-транспортный травматизм.
Бүген, 22 декабрь көнне, 1нче сыйныфларда Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкының 1нче батальон ИАЗ төркеме инспекторы, полиция лейтенанты Ибатуллин Алмаз Марсель улы белән очрашу узды. Очрашу барышында инспектор укучыларга юлларда, җәяүлеләр кичү урыннарында һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында, автотранспорт өчен тоткарлаучы җайланмалар һәм аларны куллану кирәклеге турында сөйләде.




