МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1158 учащихся (в том числе иностранных граждан - 0) |
| У нас учат: | 65 педагогических работника |
Новости лицея №149
«Мин татарча сөйләшәм” акциясе
Опубликовано: 26.04.2012
«Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей” ишегалдында Азино-2 микрорайоны халкы белән берлектә зур тантана үткәрелде. Бу бәйрәмнең кунаклары арасында Совет районы администрациясе башлыгының урынбасары А.И.Хамзина һәм район мәгариф бүлеге башлыгының урынбасары Э.М.Вахитова бар иде.
Бәйрәм алдыннан лицей волонтерлары микрорайон халкын бәйрәмгә чакырып йөрделәр. Бәйрәм программасында татар халкының популяр җырлары, бөек шагыйрьләребезнең, шулай ук укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләре яңгырады. Республика күләмендә уздырылган “Шаяннар һәм тапкырлар” уенының финалистлары “Формат А” командасының чыгышы һәм “Сорнай” фольклор ансамбленең җырлы-биюле уеннары акцияне тагын да ямьләндерде.
Бу акция башка милләт вәкилләрен дә битараф калдырмады. Килгән кунаклар тарафыннан “Мин татарча сөйләшәм “ акциясе югары бәя алды.
К списку новостей




