МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1158 учащихся (в том числе иностранных граждан - 0) |
| У нас учат: | 65 педагогических работника |
Новости лицея №149
Милли моңнар...
Опубликовано: 27.04.202227 нче апрель көнне Казан шәһәренең үзәгендә урнашкан Әмир Мәҗитов музеенда Г.Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан “Милли моңнар” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәдә шагыйрь Рәмис Аймәт, яшь шагыйрә Гөлназ Газизова, рус һәм татар телләрендә иҗат итүче шагыйрә Розалия Шаһиева катнашты. Алар бөек шагыйребез Г.Тукай турында бик кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, үзләренең шигырьләрен укыдылар. Кичәдә “Казан” шәһәр филармониясе артистлары Алмаз Хәсәнов һ.б. чыгышлары да тамашачы күңелендә җылы хисләр уятты. Шулай ук кичәдә Казан педагогия көллияте, Казан шәһәренең 96, 40 һәм 149 нчы лицей укытучылары һәм укучылары да катнашты. Укучылар сәнгатьле итеп Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Безнең лицейдан 8 нче сыйныф укучысы Гыйззәтуллина Регина, 6 нчы сыйныф укучысы Агишева Альмира һәм 5 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтханова Камиләнең чыгышларын бик җылы кабул иттеләр.
Музейда Санкт-Петербург рәссамы Рәмзия Зиннәтованың “Ностальгия” дигән нәкыш һәм графика күргәзмәсе оештырылган һәм Казан шәһәре музей фондларыннан гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәсе белән дә танышу мөмкинлеге тудырылган иде. Кичәдә катнашучылар әлеге күргәзмәләрне дә бик кызыксынып карадылар.
Бүгенге җылы очрашу күңелләрдә озак сакланыр.
27 апреля в музее Амира Мазитова прошел музыкально –литературный вечер, посвященный 136–летию со дня рождения Г.Тукая. Наряду с признанными корифеями татарской эстрады, поэзии и прозы на сцене выступили наши начинающие поэтессы: Гиззатуллина Регина, Агишева Альмира, Мухаметханова Камила.
К списку новостей




