Муниципальное бюджетное учреждение "Спортивная школа "Ракета" г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420075, г. Казань, ул. Стадионная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-234-88-05 |
| E-Mail: | dush-raketa@mail.ru |
| Министерство: | Министерство по делам молодежи и спорту Республики Татарстан (реорганизовано) |
| Короткое название: | МБУ СШ "Ракета"г.Казани |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Андреев Виктор Геннадьевич |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 433 |
| У нас учат: | 15 |
Новости учреждения
8 марта
Опубликовано: 14.03.2018
8 март уңаеннан җырчылар итекле хоккей турнирында ярышты
Бүген иртән "Ракета" стадионындагы бозда итекле хоккей турниры булып узды. Биредә татар эстрадасы йолдызлары белән беррәттән спортчылар, хезмәткәрләр, ирләр һәм хатыннар барысы бергә көч сынашты. Нәтиҗәдә кем җиңгән? Кайсы команда кәҗә калган? Ирле-хатынлы хоккей имгәнүләрсез узганмы? Турнирны оештыручы Илшат Вакказов белән элемтәгә кердек.
Илшат, физкульт сәламнәрне кабул итеп алыгыз. Уеннар имгәнүләрсез генә уздымы?
Әйе, имгәнүләрсез узды. Һәр уенның үз кагыйдәсе бар бит аның. Турнирны оештырган вакытта иң беренче шул якны кайгыртырга кирәк. Бозга чыгар алдыннан кагыйдәләр белән танышып, башка махсус каскалар кидек. Аякта, әлбәттә, итек.
Бозда итекле хоккей турниры оештыруны башлап йөрүче үзеңме?
Әйе, үзем. Без өч ел рәттән Фидәрис Ганиев истәлегенә Сабада итекле хоккей турниры үткәрәбез. Быел бик зур масштабта үтте ул, район администрациясе дә уеннарга үз командасын куйган иде. Шуннан канатланып китеп, Казанда да үткәреп карыйсы килде. Артык хәрәкәт берәүгә дә комачауламый, шулай бит!
Артистлардан кемнәр бар иде?
Зөлфәт Зиннуров, Данир Сабиров, Фәнил Вакказов, Рәдиф Әүхәдиев, әле хатын-кыз җырчылар да чакырулы иде. Алар килеп җитә алмады. Алла бирса, киләсе елга итекле хоккей турнирын тагын да зуррак масштабта үткәрербез дип ышанам.
Кемнәр җиңде соң?
Әз генә өстенлек белән артистлар командасы җиңү яулады.
Турнир күтәренке рухта тәмамланды димәк...
Уен ахырында җиңүчеләрне билгеләдек, мактау кәгазьләре, медальләр, кубок һәм хатын-кызларыбызга 8 март уңаеннан бүләкләр тапшырдык, матур итеп чәй эчтек. Барысы да бик кәнәгать калды.
К списку новостей






