Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Казанский педагогический колледж" / Дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе "Казан педагогика көллияте"
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, улица Даурская, дом 30 / Казан шәһәре, Даурия урамы, 30нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-298-42-44 |
| E-Mail: | kazpedkolledg@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Казанский педагогический колледж" |
| Руководитель: | Залялова Анфиса Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1876 |
| У нас учатся: | 1680 |
| У нас учат: | 84 |
Көллиятнең оешу һәм үсеш тарихы турында мәгълүмат
Көллиятнең оешу һәм үсеш тарихы турында мәгълүмат
1876 елның 1 гыйнварында Казан Татар укытучылар мәктәбенә нигез салына.
ХХ гасыр дәвамында уку йортының исеме берничә тапкыр үзгәрә:
1921 елның 15 декабреннән - Казан татар педагогика техникумы;
1937 елның 7 гыйнварыннан-Казан педагогика училищесы;
1939 елдан-читтән торып уку педагогика училищесы;
1961 елдан-Казан педагогика училищесы (ТАССР Министрлар Советының 1961 елның 26 июнендәге 387 номерлы карары).
1995 елда Казан педагогика училищесы Казан педагогика көллияте итеп үзгәртелә (Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 07.06.1995 ел, № 293 боерыгы).
Көллиятне гамәлгә куючы: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы
Көллият үз эшчәнлеген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе, «РФдә мәгариф турында» Россия Федерациясе һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы законнары, «Автоном учреждениеләр турында» Федераль закон, «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе закон актлары, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 14 июнендәге 464 номерлы боерыгы нигезендә гамәлгә ашыра. «Урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» Мәскәү шәһәре, Россия Федерациясе Хезмәт кодексы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Татарстан Республикасы норматив актлары.
"Казан педагогика көллияте" ДАҺБУ Уставы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.05.2015 ел, № 6035/15 боерыгы белән расланды һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 13.04.2015 ел, №825-р боерыгы белән килешенде.
2014 елның сентябрендә Казан педагогика көллияте базасында, башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының үзара хезмәттәшлеге нигезендә эшләнгән һәм гомумиләштерелгән психологик-педагогик тәҗрибәне трансляцияләү, Ð