Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420075, г. Казань, ул. Начальная, д. 15 |
| Телефон: | +7(843)-234-43-41 |
| E-Mail: | Schg11@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия №11» |
| Руководитель: | Гусманова Айгуль Юсубовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 604 ученика ( в том числе 19 иностранных граждан). Язык обучения - татарский |
| У нас учат: | 36 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Встреча с представителями Русского Географического Общества 25.02.2019

В минувший понедельник нас посетил заместитель председателя регионального отделения Русского географического общества в РТ, Вице-президент Федерации подводного спорта РТ А.Ю. Агарков. Он презентовал республиканский фотопроект "Моя малая Родина", а так же рассказал о предстоящих акциях РГО. В ответ на это учащиеся 5 "Б" класса доложили о проделанной работе в рамках проекта "Лаборатория юного горожанина - Geourbis"
#11_gymnasium #Советскийрайон #образованиеказани #рго
-
23нче февральне билгеләп 22.02.2019

Бүген гимназия егетләре Илне саклаучылар көнен билгеләп үтү максатыннан үзара ярыш үткәрделәр. "Күңелле стартлар" чын мәгънәдә күңелле һәм мавыктыргыч булды!
-
НПК "Татарская лингвокультурология" 21.02.2019

Туган тел айлыгы кысаларында 21нче февральдә КФУда узган "X татар лингвокультурологиясе:проблемалар һәм перспективалар" дигән Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә безнең гимназия укучылары һәм укытучылары катнашып уңышлы чыгыш ясады!
-
Гимназия газетасының 2нче саны 20.02.2019

Гимназиябез газетасының 2нче саны "Халыкара туган тел көне"нә багышланган.
-
Иҗатында яшәү мәгьнәсе 19.02.2019

Мин тормышны сөям, шау наратлар
Яктылыкны сөйгән шикелле.
Тормыш бит ул, алга дәшеп торган
Зур эшләре белән күңелле.
5Б сыйныфы укучылары язмышларга буйсынмас җанлы шагыйрь Фәнис Яруллинга багышлап “Иҗатында яшәү мәгьнәсе” дигән кичә уздырдылар.
Һәр укучы чыгышында шагыйрь иҗатындагы яшәүнең мәгънәсе, гадилек һәм гаделлек, кешелеклелек, намус һәм батырлык төшенчәләре кызыл җеп булып сузылып барды.
-
Театрга сәяхәт 19.02.2019

Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә.
7б сыйныф укучылары Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында Г.Ибраһимов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Алмачуар” спектаклен карадылар. Ахырдан төп рольдә уйнаган артист белән әңгәмә кордылар, истәлеккә фотога тоштеләр. Бу сәяхәттән матур тойгылар!..
-
Шахмат турниры
18.02.2019
Гимназия күләмендә елдагыча "Белая ладья" дип аталган шахмат турниры узды. Балалар бик теләп катнаштылар! Урыннарны бүлештеләр:
Егетләр- 1нче урын Саләхетдинов Рамазан, 3а сыйныфы
2нче урын Газимов Һәйдар, 3б сыйныфы
3нче урын Бикмуллин Рузәл, 4б сыйныфы.
Кызлар:
1нче урын Абдуллина Диана, 4а сыйныфы
2нче урын Кузоваткина Милана, 1асыйныфы
3нче урын Гарифҗанова Әдилә, 1а сыйныфы.
Котлыйбыз!!!
-
«Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану” әдәби кунакханә 18.02.2019

Туган тел һәм әдәбияты айлыгы кысаларында гимназиядә «Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану” дигән әдәби кунакханә булды. Кунагыбыз – танылган җырчы Салават Миннеханов иде. Укучылар кунакка сорау арты сорау яудырды. Талантлы гына түгел, искиткеч ачык күңелле, аралашучан, тапкыр, жор телле дә икән яраткан җырчыбыз. Кызыксындырган сорауларга җавап тапкач, “Хыял” газетасының Туган телләр көненә багышланган санына интервью алырга да, җырлап күрсәтергә дә өлгерде 7Б сыйныфы укучылары
Җыр - кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош” – ди халык.
Җыр – кешенең балачагыннан алып, соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул туган телен, туган җирен, кешеләрне ярата, ярдәмчел, мәрхәмәтле була. Бу очрашудан шундый хисләр белән таралдык.
-
НПК им.И.Хальфина 16.02.2019

Укучыларның XIVнче республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан китапханә мөдире Минһаҗева Гөлчирә Рафхат кызының эшенә Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя апа зур бәя бирде. Секция эше җитәкчесе рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мәдире, педагогика фәннәре докторы Галимуллина Әлфия Фуат кызын һәм жюри әгъзаларын мәктәп музеенда тупланган экспонатлар битараф калдырмады! Шулай ук инглиз теле секциясендә 9а сыйныфы укучысы Масгутов Нияз укытучы Сафина Р.А. җитәкчелегендә чыгыш ясады! Аларга алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Учитель года-2019 16.02.2019

"Ел укытучысы-2019" һөнәри бәйгенең район этабында катнашкан коллегаларга сертификат тапшырылды! Котлыйбыз! Уңышлар телибез!









