Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | gim2072@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
День самоуправления в День учителя 02.10.2015

-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2015

Бүген гимназиябездә Олылар бәйрәме билгеләп үтелде. Укучыларыбыз чакырылган кунакларга матур концерт күрсәттеләр. Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте.
-
Көзге марафон 30.09.2015

27 сентябрь көнне гимназия укучылары Көзге марафон ярышларында катнаштылар. Укучылар гына түгел, ата-аналар һәм укытучылар да актив булдылар. Бу көнне Казан-арена мәйданы гөрләп торды.Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәүче чарадан гына түгел, ә чын бәйрәм рухыннан барыбызның да күңелләре күтәренке булды.
-
15 сентябрь- Абдулла Алишның туган көне 16.09.2015

15 нче сентябрьдә Абдулла Алишның туган көненә багышланган бердәм класс сәгатьләре һәм гимназиягә А.Алиш исеме бирү уңаеннан " Алиш варислары" исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә А.Алиш премиясе лауреаты,шагыйрә Йолдыз Шәрапова, Алишның туганы Гөлшат апа Сөнкишева, " " Россия өчен" Халык фронты " Бөтендөнья җәмәгатьчелек хәрәкәтенең Татарстандагы Региональ башкарма комитеты җитәкчесе Хөснуллин Равиль Камилевич, ата-аналар катнашты. Бу чарада Равиль Камилевич гимназиягә "Герой исеме мәктәпләргә" проекты кысаларында басылып чыккан китап бүләк итте. Ул китапка геройлар исеме бирелгән мәктәпләр турында мәгълүмат басылган. Китапка Россиянең 29 мәктәбе, шулар арасында 7 Татарстан мәктәбе (берсе - безнең гимназия) кертелүе- безнең өчен зур горурлык һәм шатлык булды.
-
Котлау
02.09.2015
Хөрмәтле коллегалар!
Менә Беренче сентябрь да килеп җитте. Көзнең һәм көз белән бергә Яңа уку елының башлануын белдереп, җиз кыңгырау чылтырый. Бу чың мәктәп бусагасын әле яңа гына атлап кергән сабый балага да, инде чәчләренә ак кырау кунган өлкән яшьтәге укытучыга да бердәй тәэсир итә: күңелләрне кытыклап, каядыр ашкындыра, йөрәкләрдә әллә нинди өметләр уята, сөендерә. Бу көн әти-әниләрне дә битараф калдырмый. Алар да шундый ук шатлык хисләрен кичерә. Сабыйларына белем бирәчәк укытучыларга кочак-кочак чәчәкләр алып киләләр.
1 сентябрь көнне без һәр елны беренче кыңгырауны, тугрылыклы классташ дусларыбызны, зирәк һәм кайгыртучан укытучыларыбызны һәм остазларыбызны искә алып дулкынланабыз. Белем көне – ул һәркемнең күңел түрендәге, шул ук вакытта барыбызны да берләштерүче, гомумкешелек кыйммәтләренә ия бәйрәм.
Әйе, күзләрдән яшь китерә торган иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе ул 1 нче сентябрь. Әнә шундый уңай хисләр белән башланып киткән яңа уку елы барыбызга да уңышлар гына алып килсен иде.
Укытучыларга, тәрбиячеләргә, җитәкчеләргә ихлас күңелдән бәхет, иминлек һәм игелекле эшләрегездә яңа уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Казан федераль университетының кафедра мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор, Россиянең югары профессиональ белем бирү тармагының мактаулы хезмәткәре, РАГН академигы Ә.Н. Хуҗиәхмәтов
-
1 сентябрь- Белем көне! 28.08.2015

Хөрмәтле укучылар! Сезне 1 нче сентябрь көнне сәгать 9.30 да башланачак Белем бәйрәменә чакырабыз!
- Продолжается акция "Помоги своей школе" 27.07.2015
-
Прием в 1 классы в 2015-2016 уч.г. 27.07.2015

Информация по зачислению в первый класс на 2015-2016 учебный год.
В первый класс в МБОУ «Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша» Советского района г.Казани зачислено – 97 детей.1 а - татарский класс.Учитель- Курбанова Л.Н, учитель высшей кв. категории;
1 б - татарский класс.Учитель- Зиннурова Н.З., учитель высшей кв. категории;
1 в - с национальным воспитанием. Учитель - Валиева И.Я.,учитель I кв.категории; 1 г - с национальным воспитанием. Учитель - Бахтигариева В.М.,учитель- высшей кв.категории. Вакантных мест -3.
-
Призеры Международной олимпиады по русскому языку 11.06.2015

С 3 по 7 июня в деревне Универсиады прошел очный тур Международной олимпиады по русскому языку среди учащихся школ с родным ( не русским) языком обучения, где наши учащиеся Гайнуллин Наиль, 8 кл.,Миндубаева Исламия, 8 кл., Халиуллина Лилия, 10 кл., Салихова Эльвина, 10 кл. стали призерами и награждены Дипломами МО и Н РТ и ценными призами. Учитель русского языка и литературы Хафизова Л.А., которая подготовила призеров олимпиады награждена Благодарственным письмом МО и Н РТ за весомый вклад в развитие русского языка и повышение его качества преподавания.
-
" Тылсым иле"нә депутатлар килде. 11.06.2015

10 нчы июнь көнне " Тылсым иле" мәктәп яны лагере шәһәр Думасы депутатларын кабул итте. Алар килгәндә мәктәп яны лагерендә гөрләп Сабантуй бара иде.Кунаклар лагерь тормышы белән танышу максатында бәйрәм чарасын кызыксынып күзәттеләр, ашханә, медицина кабинетын, спортзалны һәм ял итү бүлмәләрен карап, бик канәгать булып киттеләр.











