Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | gim2072@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 49 педагогов |
Новости гимназии №20
Илһам чишмәсе
Опубликовано: 05.05.2012
5 нче майда гимназиядә “ Илһам чишмәсе” исемле II республика әдәби – иҗат бәйгесен йомгаклау кичәсе узды.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан республикабыз мәктәпләре укытучылары һәм укучылары арасында “ Илһам чишмәсе” исемле әдәби – иҗат бәйгесе игълан ителгән иде. Бу эшне Казанның Совет районы мәгариф бүлеге хезмәткәре( хәзер 20 нче гимназия директоры) Рәхимә ханым Арсланова оештырып җибәрде. Быел аны Мәгариф һәм фән министрлыгы, “ Мәгърифәт” газетасы, Совет районының “Илһам чишмәсе” исемле әдәби- иҗат берләшмәсе белән берлектә 20 нче гимназия уздырды. Игелекле дә , уңышлы да башлангыч булып чыкты ул. Бездә һәр укытучы һәм һәр укучы шигырь яза икән дип уйларлык иде хәтта!Быелгы бәйгегә 420 авторның (250 укытучы, 170 укучы) күпсанлы эшләре кабул ителде.Бәйгедә Балтач, Арча, Теләче, Мөслим, Сарман, Балык Бистәсе, Апас, Минзәлә,Саба, Кама Тамагы, Чүпрәле районнарыннан катнашучылар аеруча күп иде. Казанның 5 нче ,17 нче, 11, 20 нче гимназия, 171 нче, 141 нче, 58 нче мәктәп укытучылары һәм укучылары да актив катнашты. Конкурска килгән язмаларны укыганнан һәм сайлаганнан соң, шагыйрьнең туган көненә “ Илһам чишмәсе” исемле матур гына җыентык та басылып чыкты.
Бүләкләү тантанасында Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Каримулла улы Зиннатуллин, Рәсәй гуманитар фәннәр академиясенең академигы, галим Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов,” Ялкын” җурналының бүлек мөдире, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова ,” Мәгърифәт” газетасы хезмәткәре Надия Шәйхетдинова, ” Шәһри Казан” газетасының баш редакторы Мансур Мортазин, “ Сабантуй” газетасы хезмәткәре, шагыйрә Йолдыз Шәрапова, “Татарстан” радиосыннан Дания Гайнетдинова, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова катнаштылар.
Җиңүчеләр һәм барлык дипломантлар Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары, (үзләренең шигырьләре кергән) “ Илһам чишмәсе” исемле китап, шагыйрәләребезнең җыентыклары белән бүләкләнделәр. Тантанада авторларыбызның иң яхшы дип табылган шигырьләрен 20 нче гимназия укучылары, кичәне алып баручылар Ләйсән Антонова белән Нәфис Гаязов сәнгатьле итеп укыдылар. Бүләкләү тантанасы җырлар белән үрелеп барды һәм бик матур бәйрәм рухында узды.
Килгән кунаклар бәйгегә югары бәя биреп, аны регион дәрәҗәсендә уздырырга кирәк дигән тәкъдим дә керттеләр.
К списку новостей











