• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10
Телефон: +7(843)-272-36-42
E-Mail: gim2072@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша"
Руководитель: Арсланова Рахима Минвалиевна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский.
У нас учат: 49 педагогов

Новости гимназии №20

Публичный доклад директора гимназии

Опубликовано: 20.02.2011

Публичный  доклад директора МОУ “Гимназия №20”

2009/2010 учебный год

 

Гимназия  2009/2010 нчы уку елын 402 укучы 22 класс комплект белән башлады.

Уку елы башында:

 

Башлангыч  сыйныфларда

209 укучы

Урта сыйныфларда

171 укучы

Өлкән сыйныфларда

22 укучы

 

Бугенге көндә 391 укучы

Безгә килгән 5 укучы

Бездән киткән 17 укучы

Төп бинада 157 укучы

Балалар академиясе бинасында 234 укучы.

Китү сәбәпләре: күчеп китү- 7 кеше (СНГ, РТ), тору урынынын алыштыру – 5 кеше, 5 кеше башка сәбәпләр белән.

Барысы гимназиядә 67 хезмәткәр. Шуларның 50се педагогик кадрлар, 17се тех.персонал.

Төп эшләүче укытучылар саны- 44

34 укытучы

1 педагог-организатор

1 психолог                                                       44 укытучы

1 совместитель

7 укытучы декрет ялында

+2- тәрбияче

4- өстәмә белем бирүче педагог- 1 төп, 3-совместитель

Югары кв. категорияле -3 укытучы.

1 кв. категорияле- 16 укытучы.

2 кв.категорияле- 11 укытучы

(9 яшь белгеч)

Быелгы уку елында  7  укытучы аттестация  узды. Үзенең  квалификациясен күтәрде 6 укытучы, 1се I кв. кат. раслады.

I кв. кат.-   4 укытучы

II кв. кат-  2 укытучы.

Укытучылар төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулады, мактау кәгазьләре алдылар, дәрәҗәле исемнәргә лаек булдылар.

Ел укытучысы бәйгесендә сыйныф җитәкчесе Курбанова Л.Н. 2 турга узды, “Яшь белгеч” номинациясендә  Нигматзянова А.Ф. 4 нче урынны алды.

2 укытучыбызга РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре исеме, 1 укытучыга РФ мактау кәгазе бирелде., 1 укытучы К.Насыйри исемендәге премия лауреаты булды. Район грамотасы - 11 укытучы, мәгариф министрлыгы- 1 укытучыга бирелде.

Ә  инде гомумилләштереп әйтсәк, коллективта укытучылар түбәндәге дәрәҗәле исемнәргә ия. (Сл)

Гомумән, укытучылар үзләренең квалификацияләрен күтәрү өстендә даими эшләү өчен гимназиядә шартлар тудырылган. Быелгы уку елында гына  3  укытучы белем күтәрү курсында булды.

Аннан тыш проблемалы курсларда  (36 сәг) 10 укытучы булды.

Укытучылар мәгариф өлкәсендә булган барлык яңалыклар белән танышып баралар. Методик эшчәнлек тиешле дәрәҗәдә куелган диясем килә. Уку елы дәвамында 4 метод. Совет узды. Анда түбәндәге темалар күтәрелде. (сл )

Гимназия инновацион эшчәнлекле мәктәпләр исемлегенә керә. Моның өчен гимназиянең образовательная программа, программа развитиясе  (үсеш) 2013 елга кадәр бар.

Гимназиядә яңа стандартларда туры килгән укыту технологияләре, методикалары кулланыла. Гимназиянең профиле чит тел- инглиз теле. Аларның  дәресләрендә РФ  грифы булган дәреслекләр кулланыла.

 Чит тел дәресләре 1 сыйныфтан махсус курс исәбенә кертелә.

Гимназиянең үзенчәлеге булып иҗади үсеш технологиясен куллану тора. Безнең 1 сыйныфтан ук  бер параллель шушы технология нигезендә укыту- тәрбия процессын башлый. Ул сыйныфлар оешканлыклары һәм белем күрсәткечләре югары булу белән аерылып тора. (Сл)

“Мәктәп 2100” программасы белән рус сыйныфларында эшлиләр. Әлбәттә дәреслекләр сатып алына. Әмма укыту  методик комплектының өстенлекле яклары күп. Әти- әни, укытучы, бала бу УМКны үзләре  риза булып сайлады.

Татар әдәбияты 1-8 нче сыйныфларда А.Г.Яхин системасы нигезендә укытыла. Дәреслекләр укучының, фикерләү дәрәҗәсен, сөйләм культурасын үстерүгә юнәлтелгән.

Бу укыту- методикалары түбәндәге сыйныфларда  кертелә. (Сл)

 

 

Чит тел

1-11 класс

ИҮТ

1а, 2а, 3б, 4а, 5а

Мәктәп 2100

Мәктәп- 2100 аерым дәреслекләр

3а, 3б, 4в, 4г, 4б, 5а, 5б

ИҮТ аерым дәреслекләр

2б, 4а

А.Г.Яхин системасы

1-8 кл.

 

Бу укыту методикалары, технологияләре белән укыту өчен безнең укытучыларыбыз проблемалы курслар үтте, семинарларда еш катнаша.

Аннан тыш гимназиядә оптималь хәтер үстерү методикасы кулланыла. Моны бик эффектив башлангыч сыйныф укытучысы Хамидуллина Н.Н. куллана.

Калган сыйныфларда  “Рәсәй мәктәбе” (школа России) классик методикасы буенча укыту оештырыла.

Китапханәдә укыту- тәрбия процессын  оештыру өчен дәреслекләр белән тәэмин ителеш 100%, экранда матур әдәбият подписка буенча да төгәлләрәк мәгълүмат (слайд).

Өстәмә мәгълүмат алу өчен китапханәдә белешмә сүзлекләр, энциклопедияләр бар, информатика кабинетында интернет челтәре тоташтырылган. Шулай ук интернет челтәре секретарь һәм  директор урынбасарлары  кабинетларында. Интернет- тестирование вакытында өйләрендә интернет челтәре булмаган барлык укучыларга шартлар тудырылды. (слайд)

Китапханәгә 7, 518,43 сумлык газета- журналларга язылу оештырылды.

Хәзер сезнең игътибарыгызга гимназиядә кулланыла укыту методикаларын тәкъдим итәбез. Мастер- класс

1)    Чит тел Газиева Ф.К.

2)    ИҮТ-Заббарова А.Ф.

3)    “Мәктәп 2100”- Бобрик В.А.

4)    Оптималь хәтер үстерү- Хамидуллина Н.Н.

Безнең музыка һәм рәсем сәнгате дәресләрен быелгы уку елында көчле белгечләр алып бара. Аларның хезмәтләрен сез концерт чыгышларында һәм күргәзмәләрдә күрәсез.

Инновацион эшчәнлекне тарату, тәҗрибә уртаклашу  буенча гимназия төрле гамәли семинар, конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә актив катнаша. Гимназия шәһәрнең генә түгел, республика рәсәй күләмендәге  белем бирү учрежденияләре белән тыгыз элемтәдә тора,  хезмәттәшлек итә. Сез бу күрсәткечләрне экранда күрәсез (слайд)

Барыбызга аңлашыла алда  иң зур проблема- БДИ. БДИ әзерлек максатыннан гимназиядә 13 махсус курс эшли. (слайд). Ул курсларны гимназиянең югары,   I кв. категорияле укытучылары һәм Казан Дәүләт татар гуманитар педагогика университеты галимнәре алып бара. Укучылар өчен  бу курслар түләүсез, алардан  курсларга йөреп, нәтиҗә күрсәтүе генә сорала.

Хәзер сезгә берничә махсус курстан күренеш тәкъдим итәбез.

1)    Математика

2)    Рус теле

3)    Обществознание               видеоролики

Укучылар белән укыту процессы эчтәлегенә  караган олимпиада, фәнни- гамәли конференция, бәйгеләр оештырыла. Укытучыларыбыз, укучыларны әзерли, катнаша. Күрсәткечләр экранда. (слайд).

Шулай ук гимназиядә укыту- тәрбия процессының нәтиҗәлеген арртыру максаты белән галимнәр белән турыдан- туры  эшчәнлек алып барыла.Авторлык курслары, семинарларда галимнәрнең чыгышлары, түгәрәк өстәлләр оештыру һ.б.

Гимназиядә тәрбия эшчәнлеге түбәндәге тема астында үтә “Милли гимназия” шартларында интеллектуаль әхлакый шәхес тәрбияләү. 22 сыйныф җитәкчесе  бар. Тәрбия эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: (слайд)

1)    Сәламәт яшәү рәвеше булдыру;

2)    интеллектуаль иҗади сәләтләрен үстерү;

3)    патриотик тәрбия;

4)    җәмәгатьчелек белән эш;

5)    укучыларның буш вакытларын дөрес оештыру.

6)    әхлак тәрбиясе.

Укучылар белән даими шәһәребездә булган музейларга экскурсияләргә йөрибез.(слайд)

Гимназиядә үзидарә эшли. Монда 7,8 нче сыйныф укучылары үзидарә советында. Президент 8В сыйныф укучысы Фәрхетдинова Эльвира. Гимназия эшчәнлегендә алар җитәкли, башка сыйныфларга ярдәм итә.

Ике отряд эшли  хокук бозуларны прфилактикалау “Замандаш”. Монда  гимназия инспекторы Давлетова Эльвира Илфатовна берлектә эш алып барыла. Эш нәтиҗәләрен газетада чагыла. (Сл)

“Яшь инспекторалар ” отряды (ЮИД)  3-4 нче сыйныфлар катнаша. Җитәкчесе Гизатуллина А.Р.

Эшчәнлек барса да, кызганыч мәктәп эчендә һәм ПДН, КДН  да исәптә торучы укучыларыбыз бар. (слайд)

(ПДН һәм КДН да исәптә торучы 2 укучы быелгы уку елында 110 нчы мәктәптән килде, шунда исәптә торучы  тагын бер укучы абыйлары 110 нчы мәктәптә укый, алар белән бергә булып эләкте )

Гимназиядә 10 түгәрәк эшли.(сл.). Шулай ук укучылар өчен бушлай. Түгәрәкләр белән укучылар төрле бәйгеләрдә катнаша. Нәтиҗәләре югары. Бигрәктә  “Алтынчәч” һәм экологик түгәрәкнең (сл)

Гимназиядә 52% укучы түгәрәккә йөри, мәктәптән тыш түгәрәкләрдә 24%.

Сез инде “Күңелле ноталар”, “Хореография”, түгәрәкләре эшчәнлеген күреп үттегез. “Тылсым”, “Алтын куллар” түгәрәкләренең эшчәнлеген нәтиҗәләрен күргәзмәдә күрә аласыз.

Ә хәзер “Алтынчәч”, гарәп теле һәм “Милли көрәш” түгәрәкләренең эшчәнлегенен тәкъдим итәбез.

Укучыларыбыз тәрбияле булсын һәм сәләмәт яшәү рәвеше алып барсын өчен очрашулар, кичәләр, КВН, тематикалы дискотекалар оештырыла. (слайд, видеоролик).

1 ноябрьдән гимназиядә ярты ставкага психолог эшли башлады. Ул аерым укучылар, класслар, укытучылар коллективы, сыйныф җитәкчеләре белән төрле чаралар үткәрә.(слайд)

7 нче сыйныфларда “Җенси җитлегү” (Половое созревание),

5В “Төркемдә мөнәсәбәтдәр” (Отношение в группе)

8А “Уңай                        ” (Положительный настрой)

6 нчы сыйныфларда  “Аралашу тренингы”

Ата – аналар  (8А)  Начар гадәтләр

.

Дәресләрдә күзәтүләр, аерым укучыларның шәхси үзенчәлекләрен үзләштерү.

Ашату  ике бинада  ланч- бокс буенча оештырыла. Ике бинадада  укучыларны  кайнар ризык белән тәэмин итү өчен шартлар тудырылган. Укучыларны түләүсез ашату  саны экранда күренә.

 

Төп бинада

филиал

I

II

I

II

40

30

45

46

 

Гомумән кайнар ризык белән туклану канәгатьләнерлек түгел, балалар күбрәк выпечка ала. Кайнар ризык белән туклану түбәндәгечә. (слайд)

Уку елы башында 70% кайнар ризык белән тукланган, ә уку елы азагында 57%.

Барлык эшләгән эшчәнлек  төрлечә гомумилләштерелә. Алар вакытлы матбугат чараларында, брошюра, газета- журналларда да  басылды һәм радио, телевизион тапшыруларда чыгыш ясалды (сл).

Радио “Яңа гасыр”- 4 тапкыр

ТНВ- 3 тапкыр.

ОРТ - 1 тапкыр.

Гимназиянең материаль- техник базасы бүгенге көндә ничек икән?

Гимназиянең  информатика  кабинетында да барысы да яңа компьютерлар- 11, интернет челтәре , интерактив такта, мультимедийный проект, ноутбук.

Биология, рус теле кабинетлары тулы, математика кабинетында компьютер мультимедийный проектор, магнитофон; татар теле кабинетына компьютер, 3/1, мультимедийный проектор; география кабинетына мульдимедийный проектор, ноутбук алынды, математика кабинетына ноутбук, мультимедийный проектор алынды, чит тел укытучыларында 5 магнитофон.

Җиһазлар барысында да диярлек яңа. Бары ике кабинетта 1 нче этажда иске парталар (15,16 нчы кабинет).

Җәй көне Балалар академиясендә тулысынча диярлек 3 нче этажда әти- әниләр көче белән ремонт ясалды. Гимназиядә коридорга , информатика кабинетына Харисов Ленар Мухаметфарисович эшче куллар белән ярдәм итте. Шулай ук гимназия территориясен кардан чистартуда  трактор белән ярдәм итте.

Гардеробта, туалетларда, ашханәдә трубалар алыштырылды, түбә ямалды, кызлар туалетында ишекләр, водонагреватель куелды.

Ә хәзер экранда  бюджет, внебюджет хисабына  алынган һәм әти- әниләр тарафыннан ярдәм итеп бирелгән әйберләрнең санын һәм суммасын  экранда карагыз.

Шушының белән еллык отчетыбыз тәмам. Кәефләрегез күтәренке калсын өчен  балалар чыгышы тәкъдим итәбез.

 

 

1)    Рашитова Регина җыр

2)    Бию “Ирландский”

3)     “Хыял” ансамбле.

 

 

 

 

                                                                                                                                                      

 

Производство киңәшмәсе

                                                                                                   11.01.2011

 

Катнаштылар:                           

профком рәисе - Р.И.Садыкова

профком әгъзалары – М.Г.Зарипова

                                      А.Ф.Заббарова

директор урынбасарлары – Н.Н.Гарифуллина

                                          Ф.Ф.Хисамутдинова

секретарь – Л.Ш.Минуллина

директор – З.И.Җамалетдинова

Көн тәртибе

1.2011/2012 нче уку елына кадрларны эш белән тәэмин итү мөмкинчелеген карау.

Утырыш барышы

       2011/2012 нче уку елында сыйныфларда укучылар саны аз булу сәбәпле сыйныфларны берләштерү күздә тотыла.Шул сәбәпле сәгатьләр саны кыскару көтелә. Бу бигрәк тә  математика, рус теле,  татар һәм чит теле  укытучыларына кагыла. Укытучыларга үзләренә яңа уку елына эш эзләү мөмкинчелеге булдыру максатыннан, түбәндәге  укытучыларны бу ситуация белән  таныштырырга булдык.

 

№ п\п

Ф.И.О.

предмет

Искәртмә

1

Рахматуллина Ф.С.

Чит теле

 

2

Гизатуллина А.Р.

Рус теле

 

3

Валиева И.Я.

Татар теле

ОКТ

4

Рахимова А.Х.

Чит теле

 

5

Нигматзянова А.Ф.

Биология

Химия дәресләре кала,өстәмә дәресләр күздә тотыла

6

Газиева Ф.К.

Чит теле

Сыйныф җитәкчесе булган очракта

7

Курбанова Л.Ф.

Технология

Түгәрәк эшчәнлеге күздә тотыла

8

Максимова А.А.

 физика

 

9

Вафина А.С.

ОКТ

 

 

 

Профком рәисе                                                                    Р.И.Садыкова

Профком әгъзалары                                                            М.Г.Зарипова

                                                                                              А.Ф.Заббарова

Директор урынбасарлары                                                  Н.Н.Гарифуллина

                                                                                             Ф.Ф.Хисамутдинова

Секретарь                                                                            Л.Ш.Минуллина

Директор                                                                             З.И.Җамалетдинова

 

 



К списку новостей