Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | gim2072@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 49 педагогов |
Новости гимназии №20
1 сентября в гимназии
Опубликовано: 12.09.2011Белем бәйрәме
1. Ансамбль Бәйрәм бүген
Алып баручы (Гөлназ). Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары.Менә кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана.
Алып баручы (Рамил) Сегодня у нас праздник, привычный праздник "День знаний". Но есть среди нас ребята, которые празднуют этот день впервые - это первоклассники. Поприветствуем их (аплодисменты). Этот день знаний посвящается вам первоклассники!
Слово для приветствия предоставляется директору нашей школы,
(“өйрәтәләр мәктәпләрдә”көе башкарыла, залга 1сыныф укучылары керә)
1 нче укучы. Чәчәкләр тотып кулга
без чыктык олы юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә.
2 нче укучы. Кичә әни белән бергә,
Әзерләдек сумканы.
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручкамны.
3 нче укучы. Әтием дә, әнием дә,
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып,
Мине озата килделәр.
4 нче укучы. Өлкән дуслар шаярталар,
Ә без ачуланмыйбыз.
-Чәчәкләр артыннан, -диләр.
Күренми бит буегыз.
5 нче укучы. Бүген йөзләр көләч безнең,
Күңел сөенә,
Атлыйбыз тәүге адымнар
Белем иленә.
6 нчы укучы . Гордые, нарядные
Мы идем по улице.
С добрыми улыбками
Все на нас любуются.
7 нче укучы: Провожать не надо нас.
Мы сказали маме,
А в какой идем мы класс
Догадайтесь сами!
8 нче укучы: Взяли сумки,
Взяли книжки,
Взяли завтраки под мышки
Все вместе:
И помчались в первый раз
В класс!
Алып баручы (1). Балалар, без белем капкасы янына килеп җиттек. Ә сарай капкасы бик зур йөзак белән бикләнгән.
Алып баручы (2). Аны ачу өчен серле ачкыч кирәк. әйдәгез, белем иле хакименнән әлеге ачкычны сорыйк.
9 нче укучы. Сезнең алда сүз бирәбез
бик тырышып укырга.
Бирегезче безгә ачкыч,
Белемнәр сараена.
Белем иле хакиме. Нәни дусларым! Белем иленә һичшиксез, кабул итәрбез. Ләкин серле ачкыч әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан нәкъ 10 ел элек алар да, кулларында шул серле ачкычны тотып, белем иленә тәүге адымнарын ясаган иде. Озакламый шушы абый-апаларыгыз зур тормышка аяк басачак. Ә бүген алар Белем иленә ачкычны мирас итеп сезгә тапшырырлар.
(11 сыйныф укучысы Белем иленә ачкычны бүләк итә.)
11 сыйныф укучысы. Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч сезгә белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.
Авыр вакытларыгызда
Ачкыч ярдәмгә килер,
Гаҗәеп белем иленә
Ул сезне алып керер.
1 нче укучы (1). Кайчан тудык, кайчан үстек,
Бу гомер бик тиз үтә,
Тиздән китәрбез мәктәптән-
Безне киләчәк көтә.
2 нче укучы (з). Синдә алдык без белемне,
Тәҗрибәне, илһамны.
Синең язмыш-безнең язмыш.
Бик яраттык без сине.
3 нче укучы (з). Үтте синдә балачагым,
Үсмер чагым- гүзәл чагым!
Ул вакытның мизгелләре
Йөрәкләрдә калачак.
4 нче укучы (з). Кешеләргә мәхәбәтне
тәрбияләдең бездә,
Синнән минем аерыласым,
Китәсем килми бер дә.
5 нче укучы (з). Снова пришёл этот день
Золотистый осенний,
Снова на плечи оденешь
Тяжёлый портфель,
Пусть для тебя будет
6 нчы укучы Учитель добрый встретит вас,
Вы сядете за парту.
Особый этот день для вас —
Пред вами жизни карта.
Алып баручы (1). Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм нәни дусларыбыз! Без барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бәйрәм белән бәйле.
Алып баручы (2). Безнең нәни дусларыбыз- 1 сыйныфлар бүген кешенең гомерендә бер генә була торган мизгелләрне кичерә. Алар бүгеннән укучылар булачак.
6 нче укучы (з). Чәчләреңә кунган ак күбәләк,
шатлык очкыннары йөзеңдә.
Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән
Күбәләккә охшаш үзеңдә.
7 нче укучы (з). Ашкына да, талпына да бүген
леп-леп типкән нәни йөрәгең.
Озатасың изгеләрдән изге
Сабыйлыкның изге көннәрен.
8 нче укучы (з). Җуелмаслык хатирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
Иң башыңа күрә йөгең дә бар-
Син җаваплы кеше бүгеннән.
1 нче укучы . Беренчеләр гел алар
Булалар алдынгылар,
Быел мәктәбебездә
Без беренче сыйныфлыр.
2 нче укучы . Без әле беренче тапкыр
Дәреслекләр алабыз,
Дәфтәр- каләмне барлап,
Сумкаларга салабыз.
3 нче укучы . Беренчеләр һәрчак шулай,
Иң беренче булалар.
Чөнки алар бик тә тырыш,
Бик тә өлгер балалар.
4 нче укучы . Мәктәпкә озаткан чакта
Әбием кочып сөйде:
-Алдынгы булырга тырыш,
Бәбекәчем, берүк,-диде.
Алып баручы (1).Әйе, чынан да, ата-аналар бүген нәни дусларыбыздан ныграк дулкынланадыр, мөгаен.
Алып баручы (2).Чөнки балаларын мәктәпкә озату- алар өчен иң зур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрен алар да баларына җиткерергә тели.
(Сүз 1 сыйныф укучыларының әти-әниләренә бирелә)
Алып баручы (1). Әти- әниләр сүз бирде
Сезгә ярдәм итәргә.
Хәрефләрне өйрәтергә,
Мисалларны чишәргә.
Алып баручы (2). Шулай булгач, сезгә кирәк
Тик тырышып укырга.
Артык шаярмыйча, дуслар,
Зирәк, тапкыр булырга.
Белем иле хакиме.Горурланып, Һәрбер әни:
-Бу минем балам!-дияр.
Чын күңелдән алар сезгә
Хәерле юл телиләр.
(“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” җыры башкарыла)
9 нчы укучы (з). Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәге,
игелеген бирә һәркемгә.
Ашыга ул бәхет өләшергә
Һәр иртә безгә, һәр көндә.
10 нче укучы (з). Ак кәгаздәй керсез аның күңеле,
Җаны шигьри, уе саф аның.
Күпме көтә безнең, үзенең дә,
Хыяллары чынга ашканын.
Алып баручы (1).Әйе, мәктәп бусагасын атлап керү белән, безне кулыбыздан тотып, белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы, керсез күңелле укытучылар!
Алып баручы (2). Сез безгә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны бүләк итеп, язмышыбыз өчен борчылып, йокысыз төннәр үткәрәсез, һәрберебезне үз балагыздай күреп, олы тормыш юлына озатып каласыз.
(“ ” җыры башкарыла)
1 нче алып баручы: Первое сентября - это праздник Знаний! А знания мы получаем от уважаемых, дорогих учителей. Это они сеют в наших сердцах доброе и вечное! И нам хочется сегодня поздравить с этим прекрасным праздником всех учеников нашей школы и весь педагогический коллектив. С праздником! С новым учебным годом!
12 нче укучы (з). Халкым күңелендә сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме.
әгәр аны алдыгызга куйсак,
Булыр иде зур тау кадәрле.
13 нче укучы (з). Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,
Хисләремнең иң-иң изгесен.
Әниемдәй якын укытучым,
Тормышымның якты көзгесе.
14 нче укучы (з). Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,
Ничек кенә табыйм сүзләрен?
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.
(Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итә.)
Алып баручы (1).Кеше өчен иң изге сүзләр- әти-әни, туган як,мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак, туган җирне сагынабыз.
Алып баручы (2).Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти- әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.
21 нче укучы (з). Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы
хәбәр итәр бүген һәркемгә
Яңа уку елы башлануын
Гүзәл Татарстан җирендә.
(Татарстан республикасы Дәүләт гимны яңгырый)
Алып баручы (1). Звенит звонок все громче, все сильнее,
Какая трель над миром разливается.
Ты думаешь распелся соловей?
А вот и нет - уроки начинаются.
.
Алып баручы (2). Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,
Яңа уку елы.
(11 һәм 1 сыйныф укучылары бергә кыңгырау
К списку новостей











