Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | gim2072@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 49 педагогов |
Новости гимназии №20
"Соңгы кыңгырау"бәйрәме
Опубликовано: 23.05.201423 нче майда гимназиянең чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен " Соңгы кыңгырау" яңгырады.
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
Ниһаять, сез көткән көн килеп тә җитте.Үзенең шатлык-борчулары белән шау-шулы мәктәп еллары артта калды.Алда-олы тормыш, якты хыяллар, теләк-өметләр. Хыялларыгыз тормышка ашсын өчен, әлбәттә, төгәл максат, зур тырышлык кирәк.Нинди генә сынаулар, киртәләр очратсагыз да, югалып калмагыз. Һәрвакыт алга омтылыгыз.
Тиздән сезнең өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Аның чыңы әле озак еллар сезнең күңелләрегездә сакланыр һәм мәктәп елларын искә төшереп торыр.
Укытучылар,укучылар һәм ата-аналар коллективы исеменнән барыгызга да имтиханнарны яхшы гына биреп, үзегезгә ошаган һөнәр сайлап, тормышта үз урыныгызны табуыгызны телибез. Гимназиядән чыгып киткәч тә, бердәм булып калыгыз, хәбәрләшеп, бер-берегезгә ярдәмләшеп яшәгез, “канат ныгыткан” уку йортын, укытучыларны онытмагыз. Барыр юлларыгыз киң,якты, тормыш күгегез һәрчак аяз, дусларыгыз ышанычлы булсын!
Хәерле юл сезгә!
Гимназия коллективы исеменнән иң изге теләкләр белән, Рәхимә Минвәлиевна Арсланова
К списку новостей











