• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №90» Советского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420087, г. Казань, ул. Комарова, д. 12
Телефон: +7(843)-298-90-21
E-Mail: S90.kzn@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия №90»
Руководитель: ио Шафеева Гузель Харисовна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 922 ученика (в том числе 1 иностранный гражданин)
У нас учат: 46 учителей

Новости гимназии №90

“Укучыларны дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә уңышлы әзерләүнең алшартлары” темасына Республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Республика күләм семинар - практикум

Опубликовано: 27.04.2012

2012 елның 26 апрелендә Казан Федераль Университеты Идел буе төбәк – ара укытучыларның белемен күтәрү һәм профессиональ әзерләү үзәге,Казан шәһәре Совет районының мәгариф бүлеге һәм ГБМБУ “90нчы гимназия”  берлегендә “Укучыларны дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә уңышлы әзерләүнең алшартлары” темасына  Республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Республика күләм семинар - практикум уздырылды. Кунакта Ә.М.Закирҗанов – педагогика фәннәре кандидаты,  КФУның татар әдәбияты тарихы кафедрасы  доценты , шулай ук Татарстанның төрле районнарыннан татар теле һәм әдәбият укытучылары. Г.Тукай туган көне уңаеннан “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән әдәби – музыкаль композиция күрсәтелде.

 Кунаклар игътибарына татар теленнән  дүрт дәрес фрагменты күрсәтелде.  4а сыйныфында “Сыйфат дәрәҗәләре”,  4б сыйныфында “Исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темалары буенча. 7 Г сыйныфында  “Хәзерге заман хикәя фигыльләр” темасы буенча тест белән эшләү күнекмәләре каралды. 10А сыйныфында “Табиб һөнәре – игелекле һөнәр” дәресендә лексик – грамматик күнекмәләр ныгытылды..

Шулай ук педагогик остаханә эшләде. Укучыларны дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә уңышлы әзерләүнең алшартлары,  үзенчәлекләре каралды.

Килгән кунаклар семинарда укучыларны дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләүдәикенче күтәрелгән проблемаларның барысы да бик актуаль дип  фикер белдерделәр.



К списку новостей