Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №90» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, ул. Комарова, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-298-90-21 |
| E-Mail: | S90.kzn@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №90» |
| Руководитель: | ио Шафеева Гузель Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 922 ученика (в том числе 1 иностранный гражданин) |
| У нас учат: | 46 учителей |
Новости гимназии №90
“ФДББС ка күчү шартларында күпмилләтле мөхиттә әдәби әсәрләрне анализлау алымнары һәм үзенчәлекләре” темасына Республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Республика күләм семинар-практикум
Опубликовано: 14.12.20162016 елның 12 декабрендә Казан Федераль Университеты Идел буе төбәк – ара укытучыларның белемен күтәрү һәм профессиональ әзерләү үзәге, Казан шәһәре Совет районының мәгариф бүлеге һәм ГБМБУ “90нчы гимназия” берлегендә “ФДББС ка күчү шартларында күпмилләтле мөхиттә әдәби әсәрләрне анализлау алымнары һәм үзенчәлекләре” темасына Республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Республика күләм семинар - практикум уздырылды. Кунакта Ә.Р.Мотигуллина – филология фәннәре кандидаты, КФУның Г.Тукай исемендәге тюркология һәм татаристика Югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы доценты , шулай ук Татарстанның төрле районнарыннан татар теле һәм әдәбият укытучылары.
Кунаклар игътибарына татар теленнән алты дәрес фрагменты күрсәтелде. 3а сыйныфында Ң.Дәрзаманның “Бөҗәкләр белән сөйләшү” шигыренә, 4а сыйныфында С.Хәкимнең “Тукайга” шигыренә, 5б сыйныфында Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә, 3б сыйныфында К.Булатованың “Әниемнең кызы юк бит” шигыренә анализ ясалды. 1б сыйныфында “Бакчада” бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре ныгытылды. 6а сыйныфында “Гыйлем – нур, гыйлем – бәхет” класстан тыш чара күрсәтелде.
Шулай ук өч педагогик остаханә эшләде . Универсаль уку гамәлләрен кулланып лирик әсәрләргә анализ ясау алымнары һәм үзенчәлекләре каралды. Хезмәттәшлек технологиясенең эш төрләре өйрәтелде. Дәресләрдә интерактив такта кулланып эшләү мөмкинлекләре ачыкланды.
Килгән кунаклар семинарда күтәрелгән проблемаларның барысы да бик актуаль дип фикер белдерделәр.
К списку новостей













